news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Согуд Гарәбстанына визасыз барып булачак

news_top
Согуд Гарәбстанына визасыз барып булачак
Фото: © «Татар-информ»

Россия һәм Согуд Гарәбстаны барлык төр паспорт ияләре өчен визадан азат итү турында хөкүмәтара килешү имзалады. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

Килешү проекты нигезендә, ике ил гражданнары бер-берсенең территориясенә визасыз керә һәм ел дәвамында 90 көнгә кадәр яши алачак. Моның өчен гамәлдәге чит ил паспорты, дипломатик яки хезмәт паспорты булуы җитә, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Россия хөкүмәте РФ һәм Согуд Гарәбстаны арасында визасыз режим турында килешү имзалау мөмкинлеген хуплаган иде.

Хәзерге вакытта Россия гражданнарына Согуд Гарәбстанына керү өчен виза кирәк: аны онлайн рәвештә (e-Visa) яки аэропортка килгәч (Visa on Arrival) алырга була. Ике вариант та илдә 90 көнгә кадәр калырга мөмкинлек бирә һәм, гадәттә, 1 ел дәвамында күп тапкыр керү хокукы белән гамәлдә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар