Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резус-конфликт: ир белән хатынның резуслары төрле булганда, баланы ничек саклап калырга?

Нәрсә ул резус-конфликт? Резус факторы белән кан төркемен белү нәрсәсе белән әһәмиятле? Резус-конфликт янаган очракта, баланы ничек саклап калырга? Бу сорауларны «Интертат» гинеколог Диана Сабировага юллады.

news_top_970_100
Резус-конфликт: ир белән хатынның резуслары төрле булганда, баланы ничек саклап калырга?
https://ru.freepik.com

Нәрсә ул кан төркеме һәм резус-фактор?

Кан төркеме (группа крови) – ул генетик рәвештә мирас итеп алынган билгеләр. Алар табигый шартларда гомер буе үзгәрми. АВО системасы буенча, кан төркеменең эритроцит өслеге антигеннарның билгеле бер комбинациясен тәшкил итә. Анда без 1,2,3 һәм 4нче кан төркемнәрен аерабыз.

Rh (резус-фактор) – ул кан төркемен билгеләү системасы. Ул АВО системасыннан соң икенче урында тора һәм башка аксымнарга нигезләнгән. Резус-фактор системасы кызыл кан күзәнәкләре (эритроцитлар) өслегендә булган аксымнардан (антигеннардан) тора. Иң мөһим аксымнар – D, C, c, E, e.

Антиген һәм антитәнчекнең төрле комбинацияләре канның 4 төркемен тәшкил итә:

  1. 0 (I) төркеме – эритроцитларда төркем агглютиногеннары юк, плазмада альфа һәм бета агглютининнары бар;
  2. А (II) төркеме – эритроцитларда агглютиноген «А» бар, плазмада агглютинин бета бар;
  3. В (III) төркеме – эритроцитларда бары тик агглютиноген «В» гына бар, плазмада агглютинин альфа бар;
  4. АВ (IV) төркеме – эритроцитларда «А» һәм «В» антигеннары бар, агглютининнар плазмасы юк.
  • Агглютинин – антитәнчек, ул кан күзәнәкләренең, бактерияләрнең һәм башка антиген кисәкчәләренең агглютинация реакциясен китереп чыгара. Агглютининнар кан плазмасында урнашкан.
  • Плазма – кан тәнчекләре йөри торган сыекча, зыян күргән кан тамырларын дәвалауда һәм кан китүне туктатуда ярдәм итә.
  • Эритроцитлар – кызыл кан тәнчекләре. Алар кан микъдарының яртысын алып тора.

Агглютиногеннар төркеме эритроцитларның тышчасында урнашкан. АВО системасының антигеннары эритроцитларда гына түгел, ә башка тукыма күзәнәкләрендә дә бар. Мәсәлән, селәгәйдә яки организмның башка сыеклыкларында.

Резус-факторны яки кан төркемен ачыклау өчен, венадан кан бирәләр. Кан тапшырыр алдыннан 4 сәгать ашамаска кирәк. Шулай ук тәмәке белән спиртлы эчемлектән тыелу зарур. Кичен кырку, майлы, ачы, төтендә пешкән һәм тозлы ризык ашамаска киңәш ителә.

Лаборатория анализы нәтиҗәсендә, сезнең эритроцитлар өслегендә нинди аксымнар булганын, резус тискәре яки уңай икәнен ачыклап була. Анализ нәтиҗәләрен истә калдырырга кирәк. Кан төркемен һәм резус-факторын белү гомерегезне коткарып кала ала. Шулай ук кан салу таләп ителгәндә, донор булырга теләсәгез дә кан төркемен һәм резус-факторын белү мөһим.

Хатын-кызларга йөклелекне планлаштырганда резус-факторны ачыклау өчен анализлар тапшырырга кирәк. Әгәр резус-тискәре хатын-кыз уңай резуслы ирдән йөкле булса, әлеге яралгыда һәм аннан соңгы барлык балаларда резус-конфликтны диагностикалау һәм профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрү тиешле.

Димәк, тискәре резуслы хатын-кыз уңай резуслы ирдән йөкле булса, резус-конфликт куркынычы яный?

Гадәттә, сезнең үзегезнең резус-факторыгызны белү кан кирәк булганда мөһим. Әгәр сүз йөклелек турында бара икән, иң элек ирегезнең яки сперма донорының нинди резус-фактор булуын ачыкларга кирәк.

Әгәр дә аңарда резус тискәре кан булса, йөклелек вакытында сезгә бернәрсә дә эшләргә һәм өстәмә тикшеренүләр узарга кирәк түгел. Әгәр ир-атның резусы уңай, ә хатын-кызның тискәре булса, резус-конфликт куркынычы яный.

Әгәр яралгы уңай резуслы булса, аның уңай каны тискәре канга эләксә, хатын-кыз организмы антитәнчекләр җитештерә башлый. Беренче тапкыр балага узганда антитәнчекләр җитештерелә генә башлый, чөнки сезнең организм беренче тапкыр антиген белән «таныша». Яралгыга бу очракта куркыныч янамаска да мөмкин.

Ә менә икенче тапкыр балага узгач, сезнең организм яралгыдагы эритроцитларга «һөҗүм итәргә» мөмкин. Баланың эритроцитлары җимерелгәч, алардан билирубин (желчь) бүленеп чыга. Ул желтуха авыруын тудыра. Билирубин – баш мие өчен бик агулы матдә һәм кайвакыт андый балаларга балалар реанимациясе бүлегендә дәвалану кирәк.

Балада анемия барлыкка килү сәбәпле, ул дөньяга тугач, аңа кан җибәрү кирәк булуы ихтимал. Бу катлауланулардан саклану өчен, катгый рәвештә табиб киңәшләрен үтәргә кирәк.

Резус-конфликтны булдырмас өчен нинди чара күрергә?

Вакытында иммуноглобулин вакцинасын кадатырга. Әлеге вакцина йөклелек вакытында ана канына эләгергә мөмкин булган уңай резуслы антигеннарны нейтральләштерә. Әгәр дә антигеннар тотылса, ана организмы антитәнчекләр җитештермәячәк.

Вакцинаны йөклелекнең 28нче атнасында ясыйлар. Бу вакыт эчендә аз күләмдә сезнең канга баланың каны керергә мөмкин. Туган баланың каны уңай резуслы булса, иммуноглобулинны бала тудырганнан соң 72 сәгать эчендә ясыйлар.

Резус-конфликт булу очрагын профилактикалау өчен вакцина ясатуга күрсәтмәләр:

• аналык муентыгын теккәндә;

• йөклелек вакытында кан китү;

• йөклелек вакытында ябык корсак җәрәхәте;

• беренче триместрда йөклелек уңышсыз булганда: аборт, бала төшерү, аналыктан тыш йөклелек;

• медицина күрсәтмәләре буенча баланы алдырырга туры килгәндә.

Тискәре резуслы анада инъекция канга керергә мөмкин булган резус-уңай кан күзәнәкләрен юк итәчәк, һәм сезнең организм резус-уңай эритроцитларга каршы антитәнчекләр җитештермәячәк. Шул рәвешле киләсе балагыз белән резус-конфликт куркынычы кимиячәк.

Вакцинаны даруханәләрдә сатып алып буламы?

– Бу препаратны даруханәдә сатып алырга мөмкин. Иммуноглобулинны медицина хезмәткәре аннотациядә тасвирланган инструкция буенча кертә.

Кан салганда (переливание крови) нинди кыенлыклар булырга мөмкин?

– Хәзер бу процедура куркынычсыз. Моның өчен төрле чаралар күрелә: донорлар кан тапшыру алдыннан анализлар тапшыра, кан компонентлары карантин үтә. Әгәр дә сезгә кайчан да булса кан салган булсалар, нинди кан төркемен һәм нинди резуслы канны салганнарын белергә кирәк.

Кан күчереп салганда кайсы кан төркемнәре туры килә?

Универсаль донорлар булып «ноль» төркемле (0) кешеләр санала. Аларның каны һәркемгә туры килә. 4нче төркем (АВ) вәкилләренә теләсә нинди төркем туры киләчәк. Алар универсаль кабул итүчеләр булып санала. Уңай резус факторы булган пациентларга Rh+ һәм Rh- кан туры килә, ә менә тискәре резуслы кешегә Rh-  кан гына салырга мөмкин.

Кан төркеменә карап, үзенең канына туры килгән рацион буенча тукланучылар бар. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Минем уйлавымча, һәркемгә баланслы тукланырга һәм йөкләнешкә карап калория кулланырга кирәк. Билгеле бер диетаны озак вакыт тотарга ярамый, дип уйлыйм. Калориянең дефицитын саклау өчен төрлечә ашарга кирәк.

Кан төркеменә бәйле рәвештә кешенең характеры да үзгәрә, дигән фаразлар бар.

– Кан төркеме сезнең канда нинди аксым әйләнеше булачагын билгели. Бу генетикага бәйле. Характер исә тәрбия, кеше үскән мохит, аралашу даирәсе һәм башка факторлар белән билгеләнә. Статистика буенча, планетадагы кешеләрнең күбесе беренче уңай кан төркеменә ия, хәтта бу төркем эчендә дә кешеләр бик төрле. Шуңа күрә, минемчә, характер кешенең кан төркеме белән бөтенләй билгеләнми.

Кайсы кан төркемнәре балага узганда туры килми?

– Хатын-кыз төрле сәбәпләр аркасында балага узмаска мөмкин, әмма бу кан төркеменә бәйле түгел. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100