Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Режиссер хәрби операциядә яралыларны коткарганда һәлак булган

news_top_970_100

Россия режиссеры һәм балетмейстер Александр Сапрунов махсус операциядә геройларча һәлак булган, дип яза «Российская газета». Баштарак аның үлемен Рязань шәһәренең музыкаль театрында да раслаганнар.

Хәрби корреспондент Александр Коц артистның Лиман юнәлешендә хәрби хезмәттә булуын, рота технигы булып хезмәт итүен әйткән. Шулай ук, аны октябрь башында фронтның башка өлешенә – Купянск янына күчергән булырга мөмкиннәр.

Александр якыннарына берникадәр вакыт элемтәсез булачагын язган, ә ноябрьдә аның танк атышында яралы иптәшләрен ут астыннан коткарганда һәлак булуы билгеле була.

«Алар эвакуацияләгән иптәше исән калган һәм госпитальдә ята, дип хәбәр иткәннәр», – дип сөйләгән «Артист» позывнойлы хәрбинең дусты.

Александр Сапруновны 27 ноябрьдә Курскның Никита зиратында, «Курск» су асты көймәсендә һәлак булучылар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында җирләгәннәр. Артистны мактаулы каравылның өч залпы һәм алкышлар астында соңгы юлга озатканнар. Герой, үлеменнән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Александр Сапрунов 1986 елның 1 апрелендә туган. Орлов дәүләт мәдәният институтын һәм Сәнгать, мәдәният һәм туризм хезмәткәрләрен яңадан әзерләү академиясен тәмамлаган. Рязань музыкаль театрында режиссер һәм балетмейстер булып эшләгән. «Алые паруса», «12 стульев», «Евгений Онегин», «Цыганский барон», «Веселая вдова» мюзиклларын һәм оперетталарын куйган.

Куючы балетмейстер буларак «Средство Макропулоса» и «Здравствуйте, я ваша тетя!», «Приключения кота в сапогах», «Иван-Царевич и Серый Волк против Кощея и Бабы Яги» мюзиклларын, шулай ук «Труффальдино из Бергамо» һәм «Проделки Ханумы» музыкаль комедияләрен, Бизеның «Кармен» операсын эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100