
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер Олег Кинҗәгулов тормышында куанычлы вакыйга булган. Ул үзенең сөйгәне Гөлинә белән никах укыткан. Бу хакта Чаллы театрының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итәләр.
«Театрыбызның сәнгать җитәкчесен Кинҗәгулов Олег Мадияр улын гаилә туу көне белән ихлас котлыйбыз! Хөрмәтле Олег Мадияр улы һәм Гөлинә! Бәхетле булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, кадерләгез hәм хисләрегезне саклагыз! Гаилә бәхетегез мәхәббәт, наз hәм дәрт белән тулып торсын», – диелгән матур котлау хатында.
Матур теләкләргә без дә кушылабыз! Мәхәббәтегез гомерлек булсын!