news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Режиссер Айдар Җаббаров сөйгәне белән язылышкан

news_top
Режиссер Айдар Җаббаров сөйгәне белән язылышкан
видеодан скриншот

Танылган режиссер Айдар Җаббаровның сөйгәне белән никах укытуын хәбәр иткән идек. Кичә исә яшьләр никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.

Айдарның тормыш иптәше Эльвина Насыйбуллинаның сторисларыннан күренгәнчә, язылышу тантанасы Мәскәүнең Грибоедовский ЗАГСында узган. Айдар белән Эльвина кунаклар да җыеп тормаган, икесе генә барып, тыныч кына язылышып кайтканнар.

Айдарның хатыны Эльвинаның актриса булуы билгеле. Ул татар сериалларында төште, «ТНВ» каналында «Һава торышы»н алып баручы булып та эшләде. Аңа 23 яшь, ул Казан театр училищесын тәмамлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар