Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Режиссер Айдар Җаббаров: «Дөнья буйлап саташып йөрим»

Айдар Җаббаров. Әлеге исем һәр театр афишасында бар диярлек. Миңа калса, аның кебек режиссер белән эшләү – һәр артистның хыялы. Яшермим: минеке дә!

news_top_970_100
Режиссер Айдар Җаббаров: «Дөнья буйлап саташып йөрим»

Айдар Җаббаров татар театр сәнгатенә нәрсә алып килде?

Хммм… Әйбәт сорау бу. Мондый авыр сораулар бирсәң, без кичкә кадәр сөйләшәчәкбез синең белән. Әйдә, калдырып торыйк әле бу сорауны.

Яхшы. Алайса, әйдә, интервьюлар бик еш бирмәвеңнән башлыйк. Журналистларны да сайлап кына аралашасың, дип беләм. Бу нилектән шулай?

Әйе, бирмим. Бер үк әйбер сөйләп йөреп тә арыта инде ул. Мин бит артист түгел. Артист кына ул һәр көн саен бер үк ролен уйнап, шул ук сүзләрне сөйләргә күнеккән. Аннан гел бертөрле сораулар бирәләр. Аңлыйм, журналистларның эше бик катлаулы. Әмма мин – гел яңалыкка омтыла торган кеше: спектакльме ул, интервьюмы, ул гел башкача булырга тиеш. Әгәр аның эчтәлеге кешене шәхес буларак ачмаса, аның кызыгын күрмим.

Кайчакта бик сәер сораулар бирәләр. Менә, мәсәлән, Путин премиясен алгач, бер журналист кыз «интервью эшлик әле» дип шалтыратты. Ә нинди сораулар булачак соң, дип сорагач: «Президентыбыз кулыннан премия алганда каушамадыгызмы?» – ди. «Мин сезне аңладым. Рәхмәт, сау булыгыз!» – дидем дә, телефонны куйдым. Миңа фикерле кешеләр ошый.

Ә шәхси тормышка кагылышлы сорауларга ничек карыйсың?

Җавап бирмим.

Димәк, бүгенге интервью да Айдар Җаббаров һәм иҗат турында гына булачак?

Әйе. Шәхси тормыш шуңа да ШӘХСИ дип атала. Ул синеке генә. Нигә аны кешегә чыгарырга?! Кем өчендер ул – рейтинг күтәрер өчен өстәмә мәгълүмат кенә, ә минем өчен ул – тормыш. Миңа калса, үзеңнең кечкенә генә дөньяңны саклый белергә кирәк.

Режиссерлар, гадәттә, «наблюдатель», ягъни, күзәтүче ролендә яшиләр, диик. Каршыңа очраган кешегә син шулай ук сәхнә персонажы итеп карыйсыңмы, әллә театрның «теге ягында» башка Айдар «кабынамы»?

Юк, мин шул ук. Әгәр бу дөньяга бер керсәң, башкача яшәү мөмкин түгел, һәм менә бу син әйткән роль – ул чир.

Театр училищесында укыганда, Адилә Илгизовна безгә кино дәресен укытты. Шунда ул безгә дөньяда иң беренче киноны нинди павильоннарда, нинди шартларда төшерелгәнен күрсәтте. Әнә шул кино дәресләре бөтен дөньямны бозды да куйды. Кино сәнгатенең бөтен серен белгәннән соң, бер генә киноны да «нормально» карый алмыйсың. Карый башлауга ук, «о-о-о, менә монысын теге павильонда төшергәннәр икән», «кара, утны ничек куйганнар» дип, аның эчке ягын уйлап утырасың.

Театрда да еш кына шундый хәлләр була. Кайвакыт спектакльләрне караганда, шулай ук, «моны болай-тегеләй эшләгәннәр икән» диеп карыйсың. Ә яхшы спектакльләр караганда исә ул хис бөтенләй онытыла. Сиңа аның ничек эшләнүе бөтенләй мөһим булмаска мөмкин, чөнки син ул тормыш эчендә кайныйсың. Менә анысы – «высший пилотаж».

Бу чир тормышта да шулай. Урамда да тыныч кына йөреп булмый. Гел кешеләрне күзәтеп, шыпырт кына «фотога төшереп», аларны анализлап йөрисең. Хәзерге вакытта нинди спектакль өстендә эшләвеңә карап, дөньяга караш та шушы әсәр аша. Мәсәлән, мин хәзер Илгиз Зәйниевның «Ситсы туй» спектаклен чыгарырга әзерләнәм. Анда вакыйгалар берничә гаилә эчендә бара. Теләсәм дә, теләмәсәм дә, мин шул әсәр белән яшим. Кешеләрнең үзара сөйләшүләренә дә игътибар күбрәк бирәсең, һәм «бу персонаж нәкъ менә шундый булырга тиеш» диеп язып куясың. Я булмаса, Эмильгә, я башка артистка шалтыратып, «синең персонаж шушындыйрак була алыр иде» дип, видео җибәрәсең. Әнә шулай дөнья буйлап саташып йөрисең инде.

Син миңа да хәзер сәхнә персонажына караган кебек карап утырасыңмы ул?

Күрешкәч тә, чәчеңне ике яктан пеләшкә кыркуыңны «зафиксировал» инде мин. Берәр спектакльдә кулланырга кирәк моны, дип уйлап куйдым. Көлмә, мин чынлап әйтәм.

Артистны «сындырып», аны яңа яктан ачу синең өчен никадәр дәрәҗәдә мөһим? Режиссерлар, гадәттә, әзер артист белән эшләргә яраталар.

Бу – минем өчен приоритет. Синең беренче соравың һаман тотып тора мине, Гөлинә. Шушы сорау аша ул сорауның җавабына килеп җитәбез бугай.

Минем репетициялар авыр барганда, беләсеңме, мин сөенеп йөрим. Калганнар өчен борчылган кыяфәт ясап йөрергә тырышам инде, әйе. Юк, син бөтенләй борчылмый дип уйлама мине. Остазларның «тапталган юлдан гына йөрүе җиңел, ә яңа, әле беркем дә сукмак салмаган юлдан үтүе авыр ул!» дигән сүзләре ничектер ярдәм итә диимме. Шуңа репетицияларның бармавы, артистларның нидер эшли алмавы һәм хәтта режиссерның да кайсы урыннан дәвам итеп китәргә белмәве – яхшы дигән сүз. Димәк, артист та, режиссер да үзенә яңа юл ача. Белгән юлдан бит «хоп-хоп» дип кенә үтәсең, ә әле беркем дә аяк басмаган сукмактан алай җиңел генә үтеп булмый. Мин кабатланмаска тырышам. Берәр спектакльдә ул юнәлешне куллансам, башкасына мин инде аны алмыйм.

Артистларга килгәндә дә шулай ук. Син аның моңарчы андый рольләр уйнамаганың беләсең, тик потенциалына ышанасың. Режиссерның артистка булган әнә шул ышанычы аның канатларын күтәрә, һәм ул аны син уйлаганнан да яхшырак уйнап чыга.

Башка театрлар, чакырылган режиссер куячак спектакльдә кемнәр уйнарга тиешлеге язылган документны үзләре алдан хәстәрләп куямы, әллә син, бөтен труппаны җыеп, үзең сайлыйсыңмы?

Аның бит әле производственный моментлары да бар. Бер хискә генә таянып, очынып: «Мин – иҗат кешесе, миңа комачауламагыз!» – дип кенә йөреп булмый. Аягыңда нык басып торганда да, син театрның бик катлаулы механизм икәнен аңларга тиеш! Тамашачы күргән 5 кешелек спектакль өчен сәхнә артында 25 кеше хезмәт куя. Аның техник ягы барлыгын да син аек акыл белән бәяләргә тиеш. Мәсәлән, без Фәрит абый белән параллель рәвештә репетициялар алып барабыз. Ул – зур залда, мин – кече залда. Приоритет һәрвакыт зур залга төшә. Шуңа аның спектаклендә катнашмаган артистлар белән эшләү минем үзем өчен яхшырак, чөнки иркенләп эшләргә вакыт булачак. Әгәр мин куячак спектакльдә берәр артист эпизод кына башкарып, ә Фәрит абый аны төп рольгә алып, ул артистка зур ставкалар куя икән, димәк мин ул артистны үземнекенә алмыйм. Икенче план өчен генә мин башка артистны да куя алам, шулай бит? Тик, кайбер вакытта, минем спектакльдә нәкъ менә шул артист уйнарга тиеш, һәм ансыз спектакльне мин бөтенләй күзалламыйм. Ул очракта инде Фәрит абый белән утырып килешәбез.

Бу – Камал театрында шулай. Ә Әлмәт, Әтнәдә Айдар Җаббаров спектакль чыгарырга кайтканда, параллель рәвештә эшлиләр дип уйламыйм.

Төрлечә була. Әлмәттә, мәсәлән, «Ул әле өйләнмәгән иде»дә мин яшьләр белән генә эшләячәгемне белеп кайттым һәм әле кемнең нинди роль башкарачагын билгеләмәдем. Бөтен яшь артистларны җыеп көне буе тренинглар үткәрдем, һәм шуның барышында рольләр үзеннән-үзе бүленде. Кичкә инде һәр артист үз ролен төгәл белә иде.

Әтнәдә дә «Алмачуар»ны чыгарганда шулай ук эшләдем. Гадәттә бит чакырылган режиссерлар 1-2 атна алдан килеп, әлеге театрның репертуарындагы һәр спектакльне карап, артистларның амплуасын, потенциалын тикшереп йөриләр. Ә мин ул ысулны яратмыйм, чөнки теге режиссер фикеренә, үзең дә аңламый, иярә башлыйсың. Бер артист, мәсәлән, анда, поднос тотып чыгып «Кушать подано» дия дә кереп китә, һәм шуның белән аның роле дә бетә. Синең аңыңа «димәк, бу төп рольне тартып бара алмаячак» дигән уй сеңә, һәм син ул артистны төшереп калдырасың. Юкса, син аны махсус да эшләмисең. Шул режиссер күзлегеннән чыгып, синең дә аңа карашың үзгәрә. Ә болай, килеп, ниндидер тренинглар үткәргәндә, мин бит кемнең «суперзвезда», ә кемнең поднос тотып чыгучы икәнен белмим. Минем өчен бөтенесе бертигез. Сәхнә уртасында барысы да кара эш киеменнән. Берсе дә үзенең медальләрен тагып, «менә мин – «Тантана» җиңүчесе», «мин – атказанган» диеп килми. Монда бөтен артист та мунчадагы кебек «шәрә».

Менә әле искә төште: бер тапкыр мин, һәр спектакль саен «Кушать подано!» дип поднос күтәреп чыгучы егеткә, алай да, төп роль бирдем. Бөтен артист «ул уйный алмаячак» диделәр. Ә ул әле ничек кенә итеп уйнады! Хәзер әнә гел төп рольләрне генә башкара.

Артистның потенциалын ачу режиссердан тора. Үзем артист буларак әйтәм.

Бу – режиссерның эше. Артист белән эшли белү кирәк. Кайбер җыелышларда «безнең режиссер артистлар белән эшләми!» дигән сүзләрне, чыннан да, ишетергә туры килә. Тик бу бит – безнең эшнең асылы.

Бу интервью чыккач, Айдар, кайбер режиссерларда «2-3 ай дәвамында без спектакль чыгарыйкмы, әллә моңарчы андый характерлы роль башкармаган артистны ачыйкмы?!» дигән сорау туарга мөмкин.

Репетициялар артистны ачу өчен кирәк тә бит инде. Әзер артист белән генә спектакль чыгарыр өчен артык күп акыл кирәкми, дип уйлыйм. Ничек инде режиссерда андый сорау туарга мөмкин? Андый сорау туган режиссерны мин режиссер дип әйтә дә алмыйм.

«Көл» спектаклен чыгарганда, син үзең дә, артистларың да интервью бирүдән баш тартты. Сәбәбе нидә иде аның?

Аның сәбәбе гади: спектакльне интервьюга кайтарып калдырасым килмәде. Аны килеп күрергә генә кирәк иде.

Сине, бөтен театрлар белән тыгыз элемтәдә, дисәк тә була. Ә менә Тинчурин театрында син әле бер генә спектакль да куймадың. Без белмәгән берәр сәбәбе бармы аның?

Хммм...

Бар икән – бар диген. Сине анда баш режиссер итеп куйсалар да булган булыр иде инде...

Ул бит «монда тиеш, анда тиеш» белән генә булмый. Сер булып калсын әле бу?!

Калдырыйк, алайса. Син гел драма әсәрләренә өстенлек бирәсең. Комедия куеп карыйсың килмиме?

Менә Камал театрында Илгиз Зәйниевның «Ситсы туй» комедиясен куя башладым бит инде.

Татарда ничә дистә елга җитәрлек проза әсәрләре бар дип уйлыйсың?

Хмм... Тагын катлаулы сорау бирәсең, име?!

Бу сорауны да ахыргарак калдырып торыйкмы?

Юк-юк, монысына җавап бирергә тырышам. 20-30 елга точно җитәчәк, дип уйлыйм. Шаярам. Алар бит гел язылып тора. Әле без белмәгән күпме шәхесләр бар. Мин, мәсәлән, классик язучыларыбызның әсәрләре белән генә эшлим әлегә. Тик аларныкы чикләнгән күләмдә генә. Ә бит әле хәзерге заман язучыларыбызның әсәрләре ничаклы. Әнә шул язучыларыбызның берәр көчле проза әсәрен сәхнәләштерү – минем тагын бер хыял, Гөлинә.

Татарстанда талантлы, идеяле яшьләргә ярдәм күрсәтеләме?

Әлбәттә. Татарстанда ярдәм күрсәткән кебек, беркайда да ярдәм күрсәтмиләр. Әле менә шушы көннәрдә генә бик зур урындагы бер кеше: «Айдар, теләсә нинди проектың, я булмаса, теләгең белән турыдан-туры миңа керә аласың», – диде. (Әйдә, монысын язмыйкмы соң?) Идеяләрегез булса, әйдәгез эшлик, диеп кенә торалар. Аннан, идеяләрне вакытында тормышка ашырмасаң, аларның сүрелә торган гадәте бар. Безнең түрәләрнең шуны аңлавы сөендерә. Чыннан да, бик зур ярдәм күрсәтелә безгә.

Беләсеңме, миңа кайвакыт моның өчен оят та, чөнки минем Мәскәүдәге курсташлар, Питердагы дуслар: «Без эшли алмыйбыз. Бернинди ярдәм юк...» – диеп зарланып утырганда, «Минем шушы проектны яклап чыктылар бит әле», – дип сөйләргә дә читенсенә башладым инде. Мин шулай дигән саен, алар гел миннән: «Син кайсы илдә яшисең соң ул, Айдар?» – дип сорыйлар.

Син үзеңне ирекле кеше дип саныйсыңмы?

Әйе һәм мин ирекле булуым белән шундый бәхетле. Шулкадәр энергия, ләззәт алам мин ул иректән. Минем ирек яратуым, кайвакытта, минем белән эшләгән кешеләргә мәшәкать тә тудырганын беләм, әмма мин үземне бернишләтә алмыйм. Мине ничек бар – шулай кабул иткән кешеләргә бу урында зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аңлаулары һәм сабыр иткәннәре өчен.

Фикереңне курыкмый җиткерер дәрәҗәдә иреклеме син?

Башыңдагы уй-фикереңне кешенең йөзенә туры бәреп әйтү – ахмаклык, миңа калса. Кешегә синең бу фикерең кирәк тә булмаска мөмкин.

Ә спектакльләргә килсәк, мин үз фикеремне, курыкмыйча, әсәр аша әйтәм, әйе. Мин анда тулысынча ирекле. «Кеше ни әйтер?» диеп гомумән уйламыйм. Аннан, синең эшеңне, фикереңне бөтен кеше дә кабул итәргә тиеш, дигән сүз юк бит. Фикерләр һәм карашлар төрле була. Һәм шулай тиеш тә.

Быелгы Тукай кичәсенең режиссеры син идең, һәм без белгән Тукай белән син «тудырган» Тукай бөтенләй үзгә. Аның әлеге образын рәсми чыганаклар аша тудырдыңмы?

Әгәр Тукайны берәрсе менә бүген башка төрле образда күрсәтсә, миңа аны кабул итү авыррак булачак, чөнки хәзерге халәтемнән чыгып фикер йөртсәк, Тукай нәкъ менә без тудырганча булган. Әле анда бик күп истәлекләр кертелмичә калды. Аларны укысаң гына да, ирексездән, күзгә яшь тула. Тукайны әлеге образда күрсәтеп төрле кешедә төрле фикер тудырганымны беләм, әмма минем берсен дә үпкәләтәсем килми. Режиссер буларак, бу бит – минем генә кузаллавым. Алай да, без дөрес юлдан киттек шикелле. Тукайның күпкырлы шәхес булуына шигем юк, тик аның шәхесенең асылын шушы вакыт аралыгында без күпмедер дәрәҗәдә ача алдык, дип саныйм.

Миңа гел, инде арабызда булмаган даһиларны да, тере образ итеп күрсәтү кызык. Ярар, ясап куйдың, ди, син Тукайны һәйкәл итеп. Ул шуннан бөеккә әйләнә дә, һәр ел туган көнендә килеп чәчәк куялар да, вәссәләм. Тик ул очракта аның бит тормышы туктап кала. Тукай бит шул бөеклеккә кадәр ничаклы юл үткән. 27 ел яшәү дәверендә күргән бөтен мәшәкатен, авырлыгын һәм кеше төсле яшәр өчен һәркөн язмыш белән көрәшүен шушы без тудырган образга салып карасагыз – аңларсыз дип уйлыйм.

Без бит аның нинди газаплар күреп үсүен дә, күпме сынауларга дучар ителгәнен дә беләбез. Әгәр Тукай сез теләгәнчә горур килеш чыгып, башын югары тотып шигырен генә сөйләп кереп китсә, мин аңа «җүләрдер син» дияр идем. Кешенең шәхесе артында нинди язмыш ятканлыгын аңларга, һичьюгы аңларга тырышырга кирәк.

Әлеге Тукай кичәсен тулы бер спектакль итеп тә эшлисегез килә бугай.

Репетиция вакытында, чыннан да, әлеге кичәнең сценарий авторы Резеда Гобәева, Эмиль Талипов, Искәндәр абый Хәйруллин белән мондый сөйләшү булды. Җыелышып, бөтен истәлекләрне барлап, зур спектакль чыгару нияте юк түгел. Тукайның асылын ачкан спектакль татарда булырга тиештер инде ул. Әмма минем аны бөтен ялгышлары, мәшәкатьләре белән бергә күрсәтәсем килә. Тере итеп. Бер генә дә ялгышмый яшәгән кеше юк. Тукайга да һәйкәл итеп кенә карамасалар иде. Минем әнә шуңа ачуым килә. Ул да нәкъ безнең күк эзләгән, тапкан, югалткан...

Ул турыда сөйләшәсең килмәсә дә, Путин премиясе турында сорамый кала алмыйм инде, Айдар. Әлеге очрашудан соң үзеңдә ниндидер җаваплылыкның артканын тоясыңмы?

Әлеге эшне Александринский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Владимирович Фокин (авт. – милли театрлар Ассоциациясе советы рәисе) башлап җибәргән булган. Мин анысын да соңыннан гына белдем.

Ә җаваплылыкка килгәндә, юк, тоймыйм. Моңарчы ничек эшләдем, шулай ук эшләячәкмен. Аннан берни үзгәрмәде. Үз эшемне ничек «кайфовать» итеп башкарсам, нәкъ шул ук темпта дәвам итәчәкмен. Мин әлеге премиягә шатланмадым дигән сүз түгел. Премия алгач та, Валерий Владимировичка шалтыратып рәхмәтемне әйттем, гәрчә без якыннан таныш булмасак та.

Шулкадәр тыгыз график белән яшәп, әти-әниеңә вакыт табасыңмы?

Әйе. Алар хәзер Казан читенә күчкәч, ешрак күрешәбез. Аллаһка шөкер, без гел бергә.

Югалтулар кешене үзгәртәме?

Әлбәттә...

Ул турыда сорау биреп, яраңа кагылмыйммы, Айдар?

Юк-юк, бир.

5 ел элек бертуган абыеңны югалтканнан соң, үзеңне җуймаска каян көч алдың?

Хәзер әйтеләчәк сүздән соң, психологлар миңа «юк, алай ярамый!» диярләр инде. Әмма мин абыйның үлемен әле дә кабул итмәдем, бүгенгәчә «ул исән» дип яшим. Утырып, «абый бүтән юк!» дигән уй белән акыл әле дә килешә алмый...

Беренче сорауга әйләнеп кайтабызмы?

Теге авыр сораугамы тагын?! Әйдә, аны «Айдар ул сорауга үзе дә җавап бирә алмады!» диеп язып куй әле? Безнең киләсе интервьюны шул сораудан башларбыз. Бәлки, шул вакыт аралыгында җавап та туар. Әлегә эленеп калсын шунда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100