Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Хөсәеновадан итле бәлеш рецепты һәм аны матур итеп ясау ысулы – видео

news_top_970_100
Резидә Хөсәеновадан итле бәлеш рецепты һәм аны матур итеп ясау ысулы – видео
Резидә Хөсәенованың социаль челтәрдәге видеосыннан скриншот

Танылган аш-су остасы, «Тәмле булсын!» татар халык ашлары китабы авторы, Татарстанның атказанган халыкара хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Резидә Хөсәеновадан бәлеш рецептын һәм аны матур итеп ясау ысулын (видео карагыз) тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 300 грамм кефир, 150 грамм чамасы эретелгән атланмай, 1 чәй калагы тоз, 0,5 чәй калагы сода, чама белән он.

Эчлеккә ит, баклажан, кишер, бәрәңге, суган, тоз, борыч, тәмләткеч кирәк. Итне эре яки вак итеп турарга, баклажанны тозлы суда тотарга, чистартырга һәм шакмаклап турарга, калган яшелчәләрне дә турап салырга.

Ит бәлешен вак итеп ясау өчен тирән эчле тәлинкә алырга, җәймәне шунда куярга, эчлек салырга (ит майлы булмаган очракта 1-2 шакмак атланмай кисеп салырга) һәм бөгеп куярга. Аннары камырдан жгут ясап, бәлеш тирәли куярга һәм матур итеп бөгәргә. Бәлеш уртасына камырдан ясалган роза чәчәген бөке итеп куярга.

Вак бәлешләрне йомырка сарысы белән майларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100