news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Хөсәеновадан әфлисунлы печенье рецепты

news_top
Резидә Хөсәеновадан әфлисунлы печенье рецепты
Видеодан скриншот

Аш-су остасы Резидә Хөсәеновадан әфлисунлы печенье рецептын тәкъдим итәбез. Ингредиентлар чама белән алына.

Ингредиентлар: әфлисун, атланмай, шикәр комы, шикәр оны, йомырка, көпшәкләндергеч, он.

Бер әфлисунның кабыгын угычтан уарга (сары өлешен генә, агы әче була) һәм ике аш кашыгы  согын да сыгарга. Аннары шикәр комын салып яхшылап болгатырга, шул массага калган ингредиентларны салып болгатырга.

Камырны суыткычта бер сәгать ял иттерергә. Аннары шарчыклар ясарга. Аларны башта шикәр комында, аннары шикәр онында әвәләргә.

180 градуска кадәр кызган духовкада 15-20 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар