Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резида Төхфәтуллина: «Кем әйтә артист һөнәре җиңел дип?»

news_top_970_100
Резида Төхфәтуллина: «Кем әйтә артист һөнәре җиңел дип?»
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Резида Төхфәтуллина зәңгәр экраннарда кунак булып кайтканнан соң туган фикерләрен социаль челтәрләрдә язып калдырган. 

«Хәзерге заман – үзеңне һәрьяклап күрсәтү, пиар, телевидение заманасы. Ә нишләргә? Заманадан артта калырга ярамый.

Һәр артистның гөрләгән чагы була. Кайтып кермичә, юлларда, гастрольләрдә йөри, ташып торган энергия белән хезмәт итә ул шул чорда.

Аннан соң да иҗат,  хезмәт дәвам итә. Пиар, телевидение кебек әйберләр шул вакытта ярдәмгә килә. Мин дә бүген «ТНВ»ның «Манзара» каналында кунак булып кайттым. Эшләргә язсын, экраннар аша булса да очрашып, сәламләшергә насыйп булсын.

Өч минутлык сөйләшү өчен ярты көн әзерләнеп, дулкынланып җан чыга. Кем әйтә артист хезмәте җиңел дип? Җаның-тәнең биреп эшләгән һәр хезмәт авыр. Ләкин гомеремнең бер минутында да үз хезмәтемне сайлаганга үкенмәдем. Ә тамашачы, халык, кешеләр белән булу – язмышның иң зур бүләге», – дигән артист.

«Бик мөлаем, нечкә билле, ачык йөзле, моңлы сандугач бит син, Резида», «Фигураң 18 яшьлек кызлар көнләшерлек»; «Ай, күлмәгегез матур. Кәнәфигә дә дә бик матур итеп утырдыгыз», «Яратам сезне », – дип, кәефне күтәрә торган  комментарийлар юллаган аңа тыңлаучылары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100