
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның вафатыннан соң чираттагы яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Серебез булып кал» җырының авторлары – Елена Данилова һәм Ринас Әхмәтов.
«Гөл кебек иркәләп саклармын – сулдырмам,
Бул минем җанымда – мин сине туңдырмам.
Тик безнең сер булып җырымда яшәрсең,
Гап-гади киемнән моң булып дәшәрсең...»