news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсен алга таба да алып барачаклар

news_top
Резидә Шәрәфиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсен алга таба да алып барачаклар
Фото: Резидә Шәрәфиева сәхифәсеннән

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсен алга таба да алып барачаклар. Бу хакта җырчының сторисларында яздылар.

«Киттең… Ләкин синең җырларың, синең исемең мәңге яшәр… Әле өр-яңа, чыкмаган җырларың тамашачыларга барып җитәр. Сүз бирәм.

Хөрмәтле Резидә Шәрәфиеваның иҗатын яратучы дуслар! Бик күп сораулар һәм үтенечләр килә. Шуңа җавап бирергә булдым. Резидә апаның аккаунтын эшләүдән туктатмыйм. Әле аның чыкмаган җырлары, клиплары калды. Монда куячакмын. Рәхмәт сезгә», – дип яза җырчының администраторы.

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева 19 июль көнне каты авырудан вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар