Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиевадан яшь калу сере: коньяк һәм йомырка сарысыннан маска рецепты

news_top_970_100
Резидә Шәрәфиевадан яшь калу сере: коньяк һәм йомырка сарысыннан маска рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Резидә Шәрәфиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә бит өчен өй шартларында ясый торган маска рецепты белән уртаклашкан.

Ингредиентлар: 100 грамм сөт өсте (34 процентлы сливки), 2 бал кашыгы коньяк, 1 аш кашыгы бал, 1 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы лимон согы. Барысын бергә салып болгатырга, әзер масканы суыткычта сакларга кирәк.

«Бик яхшы рецепт, күптәннән ясыйм. Бик яратам, битнең тиресе йомшак, майлы булып тора. Йоклар алдыннан биткә, муенга сөртергә, 20 минут тотарга, аннары мамык дискларны кайнаррак суга чылатып сөртеп алырга да, шул килеш йокларга ятарга, юынырга кирәкми. Иртән ялт итеп һәм матур итеп уянасыз», – дип, масканы сөртеп күрсәтә җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100