news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева: «Җырлый башлаганда, тавышым турында төрле сүзләр ишетергә туры килде»

news_top
Резидә Шәрәфиева: «Җырлый башлаганда, тавышым турында төрле сүзләр ишетергә туры килде»

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева «ТНВ»да чыгучы «Ком сәгате» тапшыруына кунак буларак килгән. Резидә Шәрәфиева сөйләвенчә, үзенчәлекле тавышы белән аерылып торганга, ул баштарак бик күп сүзләр дә ишеткән. Аның ир-атмы яки хатын-кызмы икәнен аермаучылар да табылган.

– Тавышымның сирәк тавыш икәнен үзем дә беләм. Бу турыда әйтүчеләр дә күп булды. Әле җырлый гына башлаганда, төрле сүзләр ишетергә дә туры килде. «Тавышы сәер, тәмәке тартадыр ул», – дигән сүзләр дә әйттеләр, – дигән җырчы.

Резедә Шәрәфиева үзенең тавышын бик яратуын әйткән.

Тыңлагач: «Ир-ат җырлыймы, хатын-кызмы икәнен аңлап булмый», – дисәләр дә. Калын булса да яратам мин тавышымны! Мин аны калынлыгын да, ничек аласы, ничек тапшырасы икәнен дә шулхәтле яратам, – дип сөйләгән артист.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бик яратып тынлыйм жырларыгызны. Чэрелдек никитина тугел инде.сезнен жырлар кунеллэргэ утеп кержэ
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар