Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева: «Яшьлегемә кире кайтмас идем»

«Гадел әңгәмә» тапшыруында кунакта Татарстанның халык артисты, үзенә генә хас үзенчәлекле тавыш иясе Резидә Шәрәфиева булды. Җырчы үзенең балачагы, иҗатка ничек килүе, беркемгә дә әйтмәгән сере, кызы, тормыш иптәше турында сөйләде.

news_top_970_100
Резидә Шәрәфиева: «Яшьлегемә кире кайтмас идем»
"Гадел әңгәмә" тапшыруы
Рамил Гали

«Үгез кебек үкерә инде шунда» диючеләр булды»

Резидә апа, сез эстрадага үзенчәлекле, калын тавышыгыз белән килеп кердегез. Башта тавышыгызны ошатып бетермәүчеләр дә булган икән.

Гел икенче төрле тавыш бит ул, ирләрнеке кебек. Җырлар-җырламас вакытта Минзәләдә ниндидер бәйгедә катнашасы иттем. Шунда коридорда баян белән репетиция ясыйм. Берничә абзый: «Кара әле, апаем, син икән, ирләр дип торабыз», - дип шаккатып киткәннәр иде. 

Калынрак инде тавышым. Хәзер олыгая торгач, тагын да калынаеп китә әле ул. Аннары әкренләп җырлый-җырлый кем ярата, кем юк, шулай бит инде ул. Тамашачы үз иткәнче, «үгез кебек үкерә инде шунда» дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Аларга да үпкәләмим, чыннан да, шулай бит инде.

Мондый сүзләр ишетү авыр булмадымы?

Юк, авыр булмады. Кем яратты, кем яратмады. Равил Галиев белән эшләп киткәч тә, тамашачы берничек тә безне кабул итә алмады. Минем дус кызым: «Нәрсә соң инде? Берегез бәләкәй, берегез озын», - ди. Яратасы килмәде күп кешенең. Әкрен-әкрен генә шулай кереп китеп, яңа, матур җырларыбыз белән тамашачыга ошап киттек.  Шулай ияләшәсең бит ул.

Равил Галиев белән дуэт ясау идеясе кайдан килде?

«Сердәш» ансамблендә бергә эшләдек. Безнең чорда дүрт җырчы бар иде анда. Шунда эшләгәндә, композиторыбыз, җитәкчебез Ринат абый Гобәйдуллин: «Дүрт тәкә башы бер казанга сыймый ул», – ди. Әйдәгез, кем ничек булдыра ала, чыгып китеп, үзегез төркем төзеп эшләгез, дип әйтәсе килде инде. Шуннан без Равил белән аерылып чыгып, үзебезнең төркемне төзеп, концертлар куеп йөри башладык. Әле Чаллы заманы, җырлар-җырламас, чыгар-чыкмас вакыт бу.

«Тормышта, гаиләдә тәртип булырга тиеш»

Тавышыгыз ирләрнекенә охшаган дидек, холкыгызда ир-атларга хас сыйфатлар бармы?

Бар, нишләп булмасын? Ирләргә хас дип... Мәсәлән, машина йөртү. Бер кешегә дә: «Тегендә алып бар, монда илт», - димисең, мөстәкыйль син. Әй, яратам мин машина йөртергә. Беркем комачауламый, рәхәтләнеп барасың.

Аннан соң мин хатын-кыз буларак әз генә корырак. Тагын бер гадәтем бар. Ирләргә генә хас әйбер түгелдер ул, бәлки. Мин вакытында килергә яратам. Башка кешедән дә шуны таләп итәм.

Тәртип яратам. Тормышта, гаиләдә тәртип булырга тиеш. Гомумән, бөтен җирдә тәртип булса, дөнья алга китә, яшәү дә рәхәт.

«Минем үткәнем кызыма нәрсәгә?»

Сәхнә костюмнарыгызны теккәндә, баштарак беренче ирегезнең дә өлеше булган икән.

Әйе. Без аның белән җиде ел тордык. Рәссам-бизәүче ул. Бу һөнәргә укымаган, Аллаһы Тәгалә биргән аңа бу сәләтне. Бик нечкә күңелле, талантлы кеше. Ул вакытта бигрәк ябык идем бит әле мин. Бу төшен болай ябып, теге җирен шулай каплап, аның белән күлмәкләр теккәләдек. Мин үземне дә тегә белмим дип әйтмим. Әни безгә күлмәкләр тегеп кидерә иде. Шуңа миндә дә бар ул теккәләп, «бозгалап» алулар. 

Сәхнәгә чыккан чорымда тавыш та үзгә, киемнәр дә икенче төрле иде. Бәлки, шуңа да тамашачыга әзрәк кызыграк булганмындыр дип уйлыйм. Ул вакытта озынрак та кебек идем, нечкә, ябык, калын тавышлы… Ходаем...

Беренче ирегез белән хәзер аралашасызмы?

Нишләп аралашмаска? Аралашабыз. Фасоннар белән бергә эшлибез. «Нәрсәләр бар – җыеп кайт», - дип шалтырата ул миңа. Хәзер дә аның белән бик матур әйберләр чыгарабыз, күлмәкләр тегәбез. Бик булышты ул миңа. Үткән гомер үткән бит инде, ул әйбергә нокта куелган. Без – дус. Бер-беребезнең хәлләрен белешәбез, ул да тыныч, мин дә тыныч.

Бер әңгәмәдә «Үткән эшкә салават. Әнинең сандыгыннан тапкан элеккеге фотоларны да юк иттем», - дигәнсез. Үткәнгә бәйләнеп яшәмәс өченме бу?

Юк, аның өчен түгел. Хәзер фотосурәтләрне телефонда саклыйбыз бит инде, ә элеккеге фотографияләр альбомда. Ул бик күп инде, бер сандык. Мин аны үзем өчен юк итмәдем. Зөләйха бар. Ул балаң ачып карап: «Кайдан чыккан бу фаталы, туй күлмәге белән? Бу кем бу?» – дип шаккатып тормас өчен. Ул балага синең үткәнең кирәкме? Аның әтисе бар. Ул үткәндәге абый аңа кирәкме соң? Кирәк түгел. Шуңа күрә бисмилла әйттем дә, бөтен фотоларны да юк иттем. Бергә төшкән фотографияләр бездә юк.

Ә кечкенә чагында... Ничә яшь булды икән аңа, бер өч яшьлек чагыдыр... Альбомны караган бит инде бу, фаталы, күлмәкле фотоны күргән. Шулай авылда Зөләйха белән икәү генә мунча кереп ятабыз, «Әни, мин синең секретны беләм», - ди бу хәзер. «Кызым, нинди секрет?» – дим. «Синең башка әти булган. Ә ул кайда?» - ди, аңлата алмый ул аны үзенчә. Нәрсә әйтергә белгән юк бит әле аңа. «Кызым, ул әти үпкәләде дә кайтып китте өенә. Ул синең һәм минем генә сер. Серне беркайчан да, беркемгә дә сөйләргә ярамый, аны онытырга кирәк», - дип әйткән идем, хәзер исенә төшерми, онытты ахрысы. Альбомнарны чистарттык бит инде.

Ник кирәк соң ул аңа? Балаң аннан булса, «Бу синең әтиең», - дип әйтер идең, бәлки. Минем ул вакыттагы тормыш аңа кирәкми, гомумән. Юк иткәнне бер кеше дә белми, әни дә белми. Мин аны үзем генә беләм.

«Заманында энеләремне җәберләдем бугай»

Резидә ханым, сез гаиләдә дүрт бала. Иң өлкәне – сез...

Ике кыз, ике малай без. Иң өлкәне, иң усалы, иң тәртип яратучысы мин. Теге балаларның канын эчтем инде. Апа бит инде. Балалар эшсез йөрергә тиеш түгел. Өй җыештырылган булырга тиеш. Сеңлем миннән соң булгач, аңа алай ук булмады инде ул. Ә ике малайны бик каты тәрбияләдем. Алар хәзер дә: «Син шул бармагыңны шулай итә-итә әйтә идең», - дип искә төшерә. Аларны заманында бик җәберләдем бугай. 

Иң өлкәне булу – зур җаваплылык. Шуңа булгандыр инде ул.

Әйе инде. Әни кайтканчы аларны карыйсың. Алар чыгып качалар иде. Аларны эзләп, табып, ашатып... Әле идән себертә торган идем аларга. Өчәр-дүртәр тапкыр себерәләр шул идәнне.  Мине сүгә-сүгә, елый-елый себерәләр иде. Хәзер дә искә төшерәләр.

Хәзер дә ярдәмләшеп торасызмы?

Хәзер андый җәберләү юк инде. Хәлләрен белешеп, кем нәрсә эшли, нишләгән... Киңәшләр биреп торам. Контрольдә тотам инде кирәксә-кирәкмәсә дә. Менә ул контрольдә тоту гадәт булып калгандыр инде, икенче әни кебек аларны тикшереп торам. Кысылу түгел инде ул, туган булгач, көн саен хәбәрләшеп, хәлләрне белешеп торабыз. Туган бит инде ул. Кыен чагында чит кеше түгел, туганнар булыша. Минем өчен туганнарым бик кадерле. Бер-беребезне бик яклап, саклап торабыз.

«Яшьлегемә кире кайтмас идем. Миңа хәзер рәхәт»

Сез шәхси тормышыгызны күрсәтмисез. Кайберәүләр хәтта сезне ялгыз дип уйлый. «Ире кайда?» – диләр.

Янында. Нәрсәгә күрсәтергә аны? Җырчы түгел бит ул, сәнгатьтән ерак кеше. Аның үзенең дә егылып китеп күренәсе килеп тормый. Артистларның бөтенесе дә белә аны. Ә бөтен дөньяның белүен кирәк дип тапмыйм. Кеше кырыенда балкып, «мин – фәлән» дип торучы түгел, матур, тыйнак кына үз эшен эшләп йөри. Фотографиягә дә төшәргә яратмый ул. Зөләйха да аңа охшаган, ул да фотога төшәргә яратмый.

Бүгенге көнегездән канәгатьме, бәхетлеме сез?

Әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен. Мин хәзерге вакытта, хәзерге яшемдә бик бәхетле. «Яшьлеккә кире кайтыр идеңме?» – дип әйтәләр бит, «Кайтыр идем» дип җырлыйбыз. Кайтмас идем. Миңа хәзер рәхәт. Якыннарым исән-сау, Аллага шөкер. Әни, балам, кырыемда ирем, туганнарым, дусларым, юлымда очраган яхшы кешеләр – барыбыз да исән-саулар. Хәзерге халәтемнән бик канәгать, үземне бик бәхетле хис итәм. Кирегә кайтып, тагын ниндидер хаталар ясап, хур буласым юк. Менә шушы төштә генә торырга кирәк. Исән-сау булып, булганына шөкер итеп.

  • Резидә Шәрәфиева белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын сылтама аша кереп карый аласыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100