news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева турында: «Бер ай синсез...»

news_top
Резидә Шәрәфиева турында: «Бер ай синсез...»
Фото: © «Татар-информ»

Бүген Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның арабыздан киткәненә 1 ай. Аны социаль челтәрдәге сәхифәсендә якыннары искә ала. Артистның «Тәгәрәп лә китте йомгагым» җырын башкарган видеосын да урнаштырганнар.

«Тәгәрәп лә китте шул йомгагың… Бүген синең юклыгыңа 1 ай. 1 ай синсез… Би-ик сагынабыз сине. Резидә Дамир кызын догадан калдырмыйк», – дип язалар анда.

Тамашачылары һәм сәхифәсен карап баручылар да Резидә Шәрәфиеваны юксынулары турында язалар. «Амин, еламыйча тыңлап булмый… Сагынабыз»;

«Искиткеч. Зиннәтле дә, зәвыклы да Резидә»;

«И Аллам. Бу дөньяда кеше бар һәм юк. Кызганыч, бик яшь бит әле. Кызы да бик кызганыч. Әнисенә нинди хәсрәт, бер-бер артлы ике балаңны җирләп куй әле. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын»;

«Без әлеге талант алдында баш иябез. Күңелебез аны югалтудан өзгәләнеп елый. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, якыннарыгызга сабырлык һәм түземлек», – ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар