Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева: «Сагынырга вакытым да юк»

news_top_970_100
Резидә Шәрәфиева: «Сагынырга вакытым да юк»
"Татар-информ" архивы

«Шәһри Чаллы» газетасы социаль челтәрдә җырчы Резидә Шәрәфиева белән туры эфир уздырган. Язылучылар Резидә Шәрәфиевадан «Чаллыны сагынасызмы?» дип сораганнар.

Сагынырга вакытым юк, чөнки ташлаганым да юк. Атнаның бер-ике көне Чаллыда узмыйча калмый. Берәр кая барсак та, Чаллы аша узабыз, әнигә кайтып кунам. Чаллыны, Минзәләмне, авылымны шулхәтле яратам. Үземнең яшь чаклар, балачакларга кайтып киләм. Үзем эшләп киткән «Энергетиклар» сараен, Мэрия сараен яратам. Гомумән, яратам Чаллыны. Шәһәргә кайтып кергәч тә рәхәт инде. Урамнары киң. Ул – үзебезнеке! Күңелгә якын. Бик яратам, – дип җавап биргән җырчы.

Үзенең «Пятячок»тагы конкурста җырлап, беренче урын алуын да искә алган.

«Гренада» паркында ниндидер җыр конкурсы булды. Шунда җырлап, беренче урын алдым. Сәхнәгә иң беренче аяк басуым да «Пятачок»тагы җыр конкурсыннан башланып китте. Хәмдүнә апаның «Чияле тавы» һәм Хәния Фәрхи дә җырлаган «Сиреньнәр» дигән җыр иде, – дип сөйләгән Резидә Шәрәфиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100