
«ТНВ»да «Таяну ноктасы» тапшыруы яман чирдән вафат булган Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева истәлегенә багышланды.
Анда Резидә ханымның якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җырчының исәтәлегенә зур концерт булачагын хәбәр итте.
«Равил Галиев, Рәсим Низамов, Фердинанд Сәлахов, әле башка артистлар, Илсөя Бәдретдинова да теләк белдерде. Мин аны искә алу кичәсе дип кенә әйтмәс идем. Аның гыйнвар аенда юбилее булачак. 10 гыйнварга «Чулпан» милли мәдәният үзәге директоры белән сөйләштем. Бу көнне зурлап искә алу кичәсе дә, 60 яшьлек юбилее да узачак», –дип сөйләде Гөлназ Шәйхи.