Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева ир-атлар белән булган чын дуслыгы турында сөйләгән

news_top_970_100
Резидә Шәрәфиева ир-атлар белән булган чын дуслыгы турында сөйләгән
Рамил Гали

«Шәһри Чаллы» газетасының туры эфирында Резидә Шәрәфиева сәхнәгә килүе тарихы турында сөйләгән. Шунда ул тормышында яхшы кешеләрнең күп очравын да әйтеп үтә.

Рәсим Исламов дигән баянчыбыз бар. Ул баянда уйнап, җырларга өйрәтә, без шуны җырлыйбыз. Шуннан соң Хәмидулла берничә концертына чакырды. Мин дә әзрәк шомара барам. Аннары конкурсларда катнашып, Ринат абый Гобәйдуллин күреп алып, шуннан «Сердәш»тә эшли башладым. Җырлар өйрәндем, яңа җырлап тупладым. Менә шулай башланып китте.

Яхшы кешеләр тормышымда бик күп очрады, Аллаһка шөкер. Миңа дөрес юл күрсәтүчеләр, миңа чын дус итеп булышучылар... Хатын-кызлар гына түгел, чын дус булган ир-атлар да бар. Мин аларны хәзер дә хөрмәт итәм, хәзер дә очрашып торабыз. Мин бик рәхмәтле аларга. Шушы җырлы тормыш юлымда миңа булышучы кешеләр бик күп булды, Аллаһка шөкер. Аяк чалучылары минем истә калмаган. Ничектер рәхәт итеп яшәдем, – дип сөйләгән Резидә Шәрәфиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100