news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева белән Гөлдания Хәйруллинаның тартышып ятуына ир-атлар сокланган

news_top
Резидә Шәрәфиева белән Гөлдания Хәйруллинаның тартышып ятуына ир-атлар сокланган

Җырчы Гөлдания Хәйруллина сәхифәсенә кызык видео куйган. Авыл тормышын искә төшереп, Гөлдания Хәйруллина Резидә Шәрәфиева белән утын кисеп караган. Кызлар сынатмаган – икесенең дә куллары мондый эшкә ятып тора, пычкыны да тип-тигез итеп тарталар. Ир-атлар аларга «ай, молодцы» дип көч биреп тора. Эшләрен бетергәч, җырчыларны учакта пешкән бишбармак белән сыйлаганнар.

«Резидә белән булдырдык! Утын кисүне онытмаганбыз икән әле. Яхшы эшләгәч, бик шәп, тәмле итеп сыйладылар да», – дип аңлаткан Гөлдания Хәйруллина әлеге видеоны.

«Менә дигән фитнес. Абонемент та кирәкми. 1-2 көянтә су да алып кайтсагыз», – дип шәрехләгән видеоны аның бер язылучысы. Сәхнәдәшләре Марат Шәйбаков: «Берәр арба киссәгез, телегез аркылыга килер иде», – дип комментарий калдырган.

«Кисеп карарга кирәк әле. Видеосын төшереп җибәрермен, күз алдына килде инде», – дип җавап биргән аңа Гөлдания Хәйруллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар