news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева алма төшеннән он ясый

news_top
Резидә Шәрәфиева алма төшеннән он ясый
Фото: Гөлүзә Василова

Җырчы Резидә Шәрәфиеваның белмәгән нәрсәсе юк. Аның, иренмичә, файдалы әйберләр ясавына халык шаккатуын белдерә.

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә файдалы киңәшләре белән бик яратып бүлешә. Бу юлы ул алма төшенең файдалы булуы турында сөйли.

«Алма төшен нишләтәсез? Ташлыйсызмы? Без алма төшен җыеп барабыз. Кофеваткычтан чыгарып, он хәленә китерәм. Көнгә бер тапкыр, ашау арасында, бал кашыгы очында җылы су белән эчәргә. Ул шулхәтле файдалы, дигән китап. Монда йод бик күп, бернинди дару да кирәкми. Мин әйтте диярсез. Сәламәт буллыйк! Матур булыйк», – дип белдерә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар