Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева җиләкнең «оясын» тапкан

news_top_970_100
Резидә Шәрәфиева җиләкнең «оясын» тапкан
"Татар-информ" архивы

«Быел җиләк юк, төшәргә өлгермәгән, кибеп беткән», – дип зарланыша халык. «Һи, урынын белмисез икән», – диясе килә андый кешеләргә, Резидә Шәрәфиеваның социаль челтәрләрдәге фото-видеоларын караганнан соң. Җырчы җыеп алган чиләк-чиләк җир җиләген күргәч, авызга сулар килә. Кыш көне тәмле, хуш исле чәй эчү хәстәрен күреп, мәтрүшкәсен дә күпләп җыйган Резидә Шәрәфиева дусты белән.

«Менә бүген Зәкия дустым белән җиләккә бардык. Җәмәгать, карагыз әле бу җир җиләген. Бу бит хикмәт. Үзе эре, аның әле чиләкләре дә зур. Чиләкләр тулган. Мәтрүшкәләр дә җыйдык, зәңгәрен, сарысын. Хикмәт монда. Зәкиякәем белән пилмән, мантый ашап, бик яхшы ял иттек. Без ел саен шулай җиләккә барабыз. Бик матур җиребез бар. Зәкия белән мин генә белә торган җиләкле, мәтрүшкәле урын ул. Әле без монда яңадан киләбез. Әлегә бу турыда беркемгә дә әйтәсем килми, соңрак, бәлки, әйтербез», – дип сөйләгән җырчы.

«Җиләкләрен җыеп бетергәч, әйтеп тормасагыз да ярый инде. Исән ризыкка язсын», – дип комментарий калдырганнар Резидә Шәрәфиевага. Дөрес әйткәннәр, әйеме? 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100