Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Төхвәтуллина: «Хәзер яшьләр заманы дип аклану бераз туйдырды…»

Җырчыны күп еллар узганнан соң беренче тапкыр телевидениедә төшәргә чакырганнар.

news_top_970_100
Резидә Төхвәтуллина: «Хәзер яшьләр заманы дип аклану бераз туйдырды…»
https://www.instagram.com/rezedaart/

Соңгы вакытта эстрада сәхнәсендә сирәк күренүче Татарстанның халык артисты Резидә Төхвәтуллина «Мәйдан» каналында төшәргә чакыру алганнан соң үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Болай да була икән. «Мәйдан» телеканалы чакырып шалтыраткач, гаҗәп булып китте.

Инде бу сценарийлар узган гасырда гына була дип, тыныч кына үз-узең белән шөгыльләнеп (продвигать итеп) яткан чорда: «Сезнең „Алла бирса“ җырын төшерик әле», — дип мөрәҗәгать иттеләр.

«Нишләп телевизорда күренмисез?» — дигән сорауга: "Чакырмыйлар", - дип әйтергә оялып: «Замана башка, инде яшьләр җырлый бит», — дип аклану да бераз туйдырды.

Төптән уйласаң, бу шулай булырга тиештер дә.

Инде эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсенә куанып, туктап ук калмасаң да, ачкан саен килеп чыгу да бик матур булмас дип уйлыйм.

Сәхнә яшьлекне ярата. Әмма яшәрергә тырышып, заманча җырларга күчеп, нәрсәдер исбатлап йөрү дәрәҗәне генә төшерәдер дигән фикердә мин…

«Безгә ретро, хит булган җырыгыз кирәк», — дигәч, «Алла бирса»га әйләнеп кайттык.

Әйе шул, бер булсын, берәгәйле булсын. Артист гомере буе бер халыкка танылган иҗаты шөһрәтендә яши.

Ә туктарга беркайчан ярамый. Артист туктап калса, эшләр харап. Үз өстеңдә эшләп, иҗат итеп яшәү картаерга бирми. Ә кемнедер яманлап, болар дөрес юлда түгел дип гаеп эзләү шәхесне генә юкка чыгара, дим мин.

Җырласыннар, уйнасыннар, эшләсенннәр, иҗат итсеннәр. Чакырып торсыннар, алайса бүгенге заманда чакырыгыз әле дип йөрү модада. Эшләп яшәргә язсын», — дип язган җырчы инстаграмдагы постында.

Инстаграмда утыручылар да Резидә Төхвәтуллинаның чыгышларын сагынган. «Сезне шулхәтле сәхнәләрдә күрәсе килә. Сезнең моңлы җырларны тыңлыйсы килә»; «Сез әле карт түгел, нәрсә сөйлисез сез. Сезгә әле җырларга да җырларга»;

«Резидә апа, мин сезне урта буын җырчылар рәтенә кертәм. Хәзерге җырчыларның ни көе, ни киемнәре аңлашылмый. Аларның барысы да бизнеска корылган»;

«Ярый сезне чакырганнар әле. Җырчы сәхнәгә чыккач үзен аеруча бәхетле тоя, уңышлар сезгә», — дип комментарийлар язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100