Резидә Шәрәфиевадан помидордан кабымлык рецепты
Җырчы керәнле кабымлыкка татлы борыч та салган.
Кабымлык өчен: 2,5 кг помидор, 0,5 кг татлы борыч, 0,1 кг ачы борыч, 0,5 кг кишер, 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан тоз, 150 грамм керән тамыры, 150 грамм сарымсак.
Барлык яшелчәләрне иттарткычтан чыгарырга, тәмләткечләр салып яхшылап болгатырга һәм банкаларга тутырып суыткычка куярга.