news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева «Мин ул, әни, синең яшь чагың» җырын башкара

Зөфәр Хәйретдинов көе, Сания Әхмәтҗанова сүзләре.

news_top
Резидә Шәрәфиева «Мин ул, әни, синең яшь чагың» җырын башкара

«Мин ул, әни, синең яшь чагың»

1.Әнкәемнең ал күлмәген киеп

Бөтереләм көзге каршында.

Нинди хатирәләр саклыйсың син,

Сер булмаса сөйлә барсын да.


Кушымта:

Сабыем дип һаман эндәшсәң дә,

Үсте инде нәни кошчыгың

Гомер уза диеп уфтанма әле

Мин ул, әни, синең яшь чагың.


2. Бала итәкле шушы күлмәгеңне

Бәйрәмнәрдә алып кидеңме?

Талчыбыктай нәзек билләреңә

Ак алъяпкыч бәйләп йөрдеңме?


3. Киемнәрнең киям затлыларын,

Я кыскасын яки озынын.

Тик әнкәмнең ал күлмәген киеп

Урам әйләнергә кызыгам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар