Резидә Шәрәфиева башкаруында «Туган йорт» җыры
Флёра Шәрипова көе, Зөфәр Вәлит сүзләре.
Туган йорт
1.Без сатмадык әти-әни йортын
Ызгышмадык дөнья бүлешеп.
Анда әти-әни рухы яши,
Җыелабыз хәлләр белешеп.
Кушымта:
Туган йортта бергә җыелганда
Юктыр кебек бездән бәхетле.
Гомеребез буе онытмабыз
Әткәй-әнкәй корган тәхетне!
2.Бар туганнар бергә җыелганда
Газиз йортның җылы түренә,
Киләчәккә барыр юлларыбыз
Ачыгырак, якты күренә.
3.Беркайчан да тәхет сатылмаган,
Ул сатылса ил дә сатыла.
Саклыйк әле туып-үскән йортны,
Әткәй-әнкәйләрнең хакына.