news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Хөсәеновадан тәмле салат рецепты

Бу салат бик гади һәм тиз ясала.

news_top
Резидә Хөсәеновадан тәмле салат рецепты
«Татар-информ» архивы

Танылган аш-су остасы, «Тәмле булсын!» татар халык ашлары китабы авторы, Татарстанның атказанган халыкара хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Резидә Хөсәеновадан тәмле салат рецептын тәкъдим итәбез.

Салат өчен: помидор, алма, сыр, сарымсак, каймак, лимон, яшеллек.

Помидорның башын кисәргә һәм өстенә кайнар су коярга, 3-4 минут торгач кабыгын салдырырга һәм турарга.

Алманы әрчергә һәм турарга. Алма төсен үзгәртмәсен өчен өстенә лимон согы сыгарга.

Соус өчен 2-3 аш кашыгы каймакка сарымсак сытарга, тоз һәм борыч салырга, лимон кабыгының сарысын уарга.

Помидор белән алма өстенә соусны салып болгатырга.

Табынга яшеллек белән бизәп, өстенә сыр уып бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар