Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Режиссер Тимур Садыйков: «Казан группировкалары чорында ясалган яралар әле дә төзәлмәде»

Казан режиссеры, продюсер Тимур Садыйков “Время кино” Бөтенроссия фестивалендә “Казан феномены” – “группировкалар”, яшьләр бандалары турында киносценарий тәкъдим итте. Intertat электрон газетасына Тимур Садыйков ни өчен бу темага алынуын һәм Казан тарихындагы бу чорны истә тотарга кирәк икәнлеге хакындагы фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Режиссер Тимур Садыйков: «Казан группировкалары чорында ясалган яралар әле дә төзәлмәде»

Киноценарийда сүз бертуганнар – ике егет турында бара, алар ике чорда – 1987 елда һәм 1994 елда сурәтләнә. 1994 елда төрмәдән чыккан төп герой туган йортына кайта һәм әтисе тәрбиясендәге инвалид энесе белән очраша. Инвалидлыкның сәбәбе – төп герой. Туганнар үз вакытында яшьләр төркемнәренә эләгә һәм урамдагы сугышларның берсендә абыйсы энесен гарип калдыра... Киносценарий Максим Ардашев белән берлектә әзерләнә. Тимур Садыйков аның жанрын “веб-сериал” дип бәяли – ул 5 минутлык 8 сериядән гыйбарәт булачак. Вакыйга 1987-1994 елларда Казанда бара.

– Ни өчен мин бу темага алындым? 1980-1990 еллар – Казан һәм Татарстан өчен фаҗигале чор. Хәтта Россия криминалының бер өлеше дә тамырлары белән Казаннан. Дөрес, мин ул группировкаларда үзем катнашмадым, әмма күп вакыйгаларның шаһите булырга туры килде, – ди Тимур Садыйков. – Соңгы араларда ниндидер сәер язмалар күренә башлады. Имеш, Казан төркемнәрендә ниндидер “намус кодексы” булган икән, группировкалардагыларга тегеләй итәргә тыелган, болай ярамаган, имеш.... Аларга бөтен нәрсә дә ярый иде! Нәрсә теләсәләр, шуны эшләделәр – бернинди закон юк!

Урамда кызың белән булсаң, тимиләр дигән канун булган, имеш. Әкият. Үзеңне генә түгел, кызыңны да кыйнарга мөмкиннәр иде. Кем кулына эләгәсең. Кем икәнең, кем белән булуыңа карамаганнар буа буарлык иде ул заманда. Әйе, кызларның “үз районнары” буйлап егетләрне озаткан очраклар була иде. Андый кануннар бар иде, әмма ул чорда һәркем өчен дә хас иде дип әйтеп булмый.

Бу вакыйгаларны каһарманлаштыруга, аны ниндидер романтика итеп күрсәтергә бернинди сәбәп тә юк. Группировкалар – гадәти бандитизм мисалы. Яшьләр төркемнәренә эләккән егетләр гадәти урам бандитларына әйләнә иделәр. Алар өчен бернинди изге әйбер калмый иде: кыйныйлар да, көчлиләр дә, акча да кысалар, өелешеп сугышалар да. Үтерергә дә мөмкиннәр. Монда ниндидер героизм бар дип әйтү – сафсата, бернинди героизм, бернинди романтизм да юк анда!

Сценарийга тотынгач, шуңа игътибар иттем – Интернетта ул чорга кагылышлы видеоматериаллар бөтенләй юк. Фотолар да юк диярлек. Башка шәһәрләрдә яшьләргә кагылышлы фотоматериаллар бар, Казан фотографлары бу күренешне бөтенләй төшермәгән диярсең.

“Фернанделька” – козыреклы һәм чемеге булган башлык, “петушок”. Өстә сырма яки толып. Киң балаклы “колокола” чалбары. “Прощайка” аяк киемнәре. Алар менә шундый иде. Үзенчәлекле сөйләшү рәвеше. Сораулар билгеле бер тәртиптә бирелә: Башта – “кем син, кайдан, кемнәрне беләсең?” Бу сораулар соңыннан казанлыларның лексиконына да кереп китте.

Криминалны каһарманлаштыруның объектив сәбәпләре дә бар. Хакимият көчсез булганда криминал идарәне үз кулына ала һәм үзенчә “тәртип урнаштыра”. Монда кемнәрдер гаделлек – “Робин Гуд”лык элементлары күрергә мөмкин. Әмма чынлыкта бернинди робингудлык та юк. Гадәти урам бандитлары.

1987 ел яшүсмерләрне үтерүләр буенча рекордлы ел иде. Ул чорда атнасына егермешәр кешене үтергән вакытлар булды. Милиция дә бернәрсә эшли алмады. Бу безнең шәһәр өчен бик авыр, караңгы чор.

Минемчә, бу чорга анализ биргән тикшеренүләр бик аз. Күптән түгел генә бер дизайнер кызның Казан группировкалары атамалары – “Тяп-ляп”, башкалары язылган футболкалар тәкъдим итүе дә шуның дәлиле. Кешеләр ул чорны каһарманлаштыра. Бу чорга эләкмәгән һәм аның авырлыкларын кичермәгән кешеләр аның ни икәнен белми.

Ул чорда иң нык каза күргәннәр – 40 яшьлекләр, безнең буын. Билгеле, бездән соң да тукталмады ул. Группировкаларга эләккәннәрнең яшен 28дән 45кә кадәр дип күрсәтер идем.

Ул чактагы яралар әле һаман да төзәлмәде. Күпләр үз тормышларындагы бу коточкыч чорны онытырга, аңа күз йомарга тырышалар. Минемчә, бу дөрес түгел. Проблеманы онытырга тырышып, без аның кабат барлыкка килүенә юл куярга мөмкин. Игътибар итик – соңгы арада шушыңа охшаш проблемалар кабат күзәтелә башлады, яшьләрнең ниндидер хәрәкәтләре барлыкка килә. Билгеле, бүгенге полиция ул чордагы милициягә караганда күпкә көчлерәк, әмма бу кабатланмас дигән гарантия юк. Шуңа да ул группировкалар турында сөйләргә һәм аның кабат барлыкка килүенә юл куймаска кирәк. Бу тарихны кабат күз алдыннан кичереп, аны анализларга кирәк. Психологлар әйтә бит – кеше күңеленә җәрәхәт салган вакыйгадан котылу өчен аны кабат кичерергә кирәк. Монда да шулай ук – ул чор булмады дигән кыяфәт чыгарырга кирәкми. Ул безнең тарихның бер өлеше.

Группировкалар безнең яшәешебезгә зур үзгәрешләр кертте һәм безне бүгенге кебек итеп булдырды. Без нигә шушындый дигән сорау туганда шушыны да исәпкә алырга кирәк.

Ул вакытта группировкаларда булган кешеләрнең язмышлары төрле. Вакытында төркемнән чыгып китә алганнар – җиңелрәк котылды, аларның гаиләләре бар, балалары... Ә бу сазлыкка нык батканнары барысы да ике генә урында – я зиратта, я төрмәдә.

Урамдагы төркемнәрдә иярүчеләр арасында дәрәҗәгә ирешкәннәре юк. Мин искәрмә булган берничә мисалны гына беләм, алары да бу группировкаларда озак булган кешеләр түгел.

Сүз уңаеннан, бу чор хакында «Слово пацана» дигән китап чыкты, шул исемдәге сериал да төшерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100