Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Режиссер Илшат Рәхимбай: «Коронавирус дөрес суламаганга чыкты»

Продюсер, режиссер Илшат Рәхимбай Кабан күле янында дөрес сулыш алу күнекмәләре буенча тренинг үткәргәч, хәбәрчебез белән сәер генә итеп сөйләшеп алды.

news_top_970_100
Режиссер Илшат Рәхимбай: «Коронавирус дөрес суламаганга чыкты»
Салават Камалетдинов

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казанда татар телендә «Хәрәкәттә — бәрәкәт» дип аталган ачык хореографик һәм спорт дәресләре башланды. Беренче дәрес дөрес сулыш алуга багышланган иде. Аны Кабан күле янындагы кроссфит мәйданчыгында продюсер, режиссер Илшат Рәхимбай һәм сценарист, режиссер Гөлнара Иванова татарча алып барды.

«Татар-информ» хәбәрчесенең: «Дөрес суламасаң, нәрсә булырга мөмкин?» — дигән соравына: «Дөрес суламаганга, татар эстрадасы барлыкка килә, депутатлар сәер ачышлар ясый. Коронавирус та дөрес суламаганга чыкты», — дип шаяртты Илшат Рәхимбай.

Аннан соң бераз җитдиләнә төшеп, болай диде: «Сулышны төрлечә алырга була. Актив, тынычландыра торган сулышлар бар. Без пранаяма, ягъни йогада сулыш күнегүләре, ясадык. Бу тормыш энергиясен контрольдә тотарга өйрәтә, сәламәтлекне ныгыта. Күнегүләрне көндәлек рәвештә эшләгән очракта, тормыш сыйфаты яхшыра», — диде ул.

Илшат Рәхимбай да, Гөлнара Иванова да — иҗат кешеләре. Алар дөрес сулыш алырга өйрәтә аламы? Бу сорауны алып баручыларның үзләренә дә бирдек.

«Иҗат кешеләре булсак та, күнегүләрне үткәрдек. Чөнки әлеге тәҗрибә белән без 2011 елдан бирле шөгыльләнәбез. Кешегә беренче тапкыр өйрәттек. Үзебез иң яхшы тренерларның берсендә өйрәндек», — диде алар.

Без сөйләшкәндә Кабан күлендә дәртле көй яңгырый иде. Сөйләшеп бетерүебез булды, Илшат Рәхимбай түзә алмыйча, утырган җиреннән биеп тә җибәрде. Видеосын беркеттек. Матур бииме? 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100