news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Режиссер Георгий Данелия вафат

Режиссер Георгий Данелия вафат

news_top
Режиссер Георгий Данелия вафат
Танылган режиссер Георгий Данелия вафат. Аңа 88 яшь иде. Кайгылы хәбәрне беренче булып "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгы җиткерде.

Режиссерның вафатын журналистларга хатыны Галина раслаган. "Георгий Николаевич яңа гына үлде", - дигән ул.

Георгий Данелиянең үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ятуы февраль аенда билгеле булды. Ул реанимациядә иде, табиблар аны ясалма комада тоттылар.

Апрель башында режиссерның хәле яхшыра дигән хәбәр булды, моны РБКга хатыны да раслаган булган. "Хәле бераз яхшырды, үзе сулый башлады", - дигән иде ул.

Бүген режиссерның йөрәге туктаган. 

Георгий Данелия кино яратучыларга "Я шагаю по Москве", "Афоня", "Кин-Дза-Дза!" һәм башка фильмнары аша таныш.

Режиссерның "Ватан алдындагы казанышлары өчен" II һәм III дәрәҗә орденнары, күпсанлы кинопремияләре бар иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар