news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Режиссер Александр Стефанович вафат

Алла Пугачеваның элеккеге иренә 76 яшь иде.

news_top
Режиссер Александр Стефанович вафат

Мәскәүдә Бахрушин исемендәге хастаханәдә режиссер, Алла Пугачеваның элеккеге ире Александр Стефанович 76 яшендә вафат булды. Соңгы көннәрен ул реанимациядә яткан. Бу турыда СтарХит басмасы язды.

5 июльдә аның хастаханәгә салынуы билгеле булган иде. Ул башта өйдә дәваланган. Аннары хәле начарлангач, туганнары ашыгыч ярдәм чакырган.

Соңрак Стефановичны Сокольникидагы ковид-хастаханәгә салганнар. Аның үпкәләренең 50 проценты зарарланган булган.

Алла Пугачева белән Александр Стефанович 1977 елда өйләнешә һәм 1981 елда аерылышалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар