Резедә Зәйниева: «Үз алдыңа максат куйсаң, телне өйрәнеп тә, саклап та, үстереп тә була»
Дүрт ел тәнәфестән соң, «Татар кызы» Республика бәйгесе кабат оештырылды. Конкурсның финалы быел Әлмәт шәһәрендә, «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйттеләр.
«Татар кызы» бәйгесендә катнашучыларның татар теле дәрәҗәсе турында драматург, сценарист, Тукай премиясе лауреаты Резедә Зәйниева (Гобәева) үз фикерен әйтте.
Тел ул – беренчел. Иң беренче чиратта телгә басым ясала, чөнки «татар кызы» ул – «татар сүзе».
Кайбер елны «Татар теле камил булмаган кызлар җиңде», – диючеләр дә булды. Ләкин сез аларны килгән вакытта күрмәдегез. Әлбәттә, кызларны бары тик үзләре белән генә чагыштырабыз. Әгәр катнашучы килгәндә 10 сүз белеп, киткәндә 150 сүз белсә, бу – үсеш. Мондый үсешне без Пенза кызында күрдек.
Аның хакта «Нишләп татарчасы начар?», – диделәр безгә. Конкурска килгәндә, аның татарчасы «юк» дәрәҗәсендә иде. Тик ул татар телле булмаса да, татар җанлы кыз. Аның теләге шулкадәр көчле иде, ул татар телен белергә бик омтылды, тырышты, безнең белән сөйләшеп, һәр сүзне күңелендә тәрҗемә итеп булса да, телен камилләштерә алды. Әлбәттә, әдәби дәрәҗәдә түгел. Әмма үзе белән чагыштырганда, аның үсешен һәм омтылышын күрдек, – диде ул.
Сценарист сүзләренчә, Татарстан этабына татар теле яхшы булган кызлар килә.
Быел бу этапта тел проблемасы бөтенләй юк. Шулкадәр камил сөйләшәләр барысы да, без аларның берсенә дә тел буенча «бәйләнә» алмадык. Азмы-күпме диалект булырга мөмкин, тик без аңа игътибар бирмибез. Тел проблемасы Халыкара этапта килеп баса, ә анда, әйткәнемчә, кызларны үз-үзләре белән чагыштырабыз, үсешен карыйбыз. Теләк булганда, барысына ирешергә була. Үз алдыңа максат куйсаң, телне саклап та, үстереп тә, өйрәнеп тә була, – дип билгеләде ул.