Резедә Төхвәтуллина: «Аерылышканнан соң мин көчлелегем белән горурурланып яши башладым»
«Бихисап рольләр, характерларны сәхнәгә алып чыккан, 40 елга якын татар театрына хезмәт иткән Татарстанның халык артисты, җырчы Резедә Төхвәтуллина «ТНВ»да «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакта», – дип таныштырды алып баручы Лилия Кадыйрова. Ике гүзәл ханым иң ачы хис – хыянәт турында сөйләштеләр.
– Сез – тормышта шактый сынаулар, хыянәт аша да узган хатын-кыз. Шуңа карамастан тормышка карашыгыз позитив. Мондый моментларда хатын-кыз нәрсәгә таянырга тиеш?
– Тормышта катлаулы чорлар, авырлыклар, югалтулар булды. «Ир бирмәк – җан бирмәк» дигән әйбер аша уздым. Хатын-кыз буларак, аны аңлатып булмый. 6 елга якын иң авыр чагым булды. Барамы-бара тормыш, шулкадәр авыр. Үземне югалтмавым белән горурланып яши башладым. Аңа кадәр «мин – хатын-кыз» дигән нәрсә булмаган да. Аерылышканнан соң мин көчлелегем, үзем өчен җавап бирә алганым белән горурурланып яши башладым. Үземне тойдым. Ничек аны кичерергә? «Вакыт дәвалый» дигән сүз – дөрес, дәвалый икән. Шул вакытны үткәрә белү, шунда көчле булып кала белү белән генә яшәп була. 3 елдан спортзалга йөри башладым. Һәркөнне үземне мәҗбүр итеп бара идем. Шул мине кеше янына алып чыга башлады, хәрәкәт кирәк. Нинди генә ситуация булса да хәрәкәт итә башлыйм. Ул тормышка позитив яктан алып чыга башлый.
– Алты ел! Бу – бик күп.
– Кеше 1 елда да бу халәттән чыгарга мөмкин, гомер буе да чыкмаска мөмкин. Минеке шундый вакыт булды.
– Сәбәбе – элеккеге ирегез дин юлына басты, сез актриса булудан туктарга теләмәдегезме?
– Бу хәлдә барысына да әзер буласың. Китмәсен, гаиләне саклыйм, дип. Мин хәтта, «вакыты җиткәч бу юлга басармын» дидем. «Син – шәхес, син бу юлга басмаячаксың, син тормышта үз юлыңны тапкансың, шулай яшә», – диде ул миңа.
Минем өчен бу – кинәт әйбер булды. Шуңа да авыр кичердем. Без бик матур яшәдек, күзгә-күз карашып яшәдек. Ипигә дә бергә бара идек. Шундый тиз булды. 14 елга якын бергә яшәдек, тормышның авырлыгын бергә күтәрдек. Булгач кына, шундый хәл булып куя икән. Сынаумы бу? Шулай кирәк булганмы? Мин ул сорауларга әле дә җавап эзлим, чөнки әле дә җибәреп булмый.
– Шулкадәр ел узгачтамы? Сез – бриллиант бөртеге булырдай хатын-кыз. Әмма элеккеге хисләр белән яшисез...
– Менә шул җибәрмәү мине тотадыр. Мин башка кешегә ачыла алмыймдыр. Миңа ир-ат темасы кызык түгел, миңа кирәкми дә, миңа болай да рәхәт. Үземнең көнемне үзем күреп, рәхәтләнеп җырлап, сәяхәт итеп, тормыштан тәм табып яшим.