news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резедә Төхвәтуллина: «Аннары өчәүләп, дүртәүләп җилкәмә менеп утырырлар»

news_top
Резедә Төхвәтуллина: «Аннары өчәүләп, дүртәүләп җилкәмә менеп утырырлар»
Фото: Видеодан скриншот

«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында театр сәнгатендә 40 елдан артык хезмәт куйган актриса, Татарстанның халык артисты, җырчы Рөзедә Төхвәтуллина кунак булган. Алып баручы Лилия Кадыйрова аңа улы турында сорау биргән.

Хатын-кыз өчен тулы бәхет гаилә. Сезнең улыгыз бар, дип беләм. Сез интервьюларның берсендә «мин әле оныклар сөяргә, дәү әни булырга әзер түгел» дип әйтәсез. Бу вакытка ни үзгәрде? Дәү әни булмадыгызмы әле?

– Юк, әле дәү әни булмадым. Әле улым да өйләнергә җыенмый. Әлбәттә, яше дә бар. Мин карыйм, сөйләшәм. Миндә генә түгел бу хәл. Һәр гаиләдә минем малай яшендәге егетләр, кызлар бар. Алар тормыш корырга ашыкмыйлар. Шуңа күңелемне тынычландырам. Аннары болай да уйлыйм: әле үзе генә, хатын алып кайтса, балалары туа башласа… Менә монда (кулларын иңбашына куеп күрсәтә) өчәүләп, дүртәүләп менеп утырырлар. АллаһыТәгалә минем тынычлыгымны саклый бугай. Әлегә үзем һәм аны өчен генә җавап бирергә язгандыр, дип, тынычлап яшәп яткан чакларым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар