news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резедә Шәрәфиева үзен мактаган

news_top
Резедә Шәрәфиева үзен мактаган
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Җырчы Резедә Шәрәфиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзен мактаганы турында видео куйган. Мактарлыгы да бар инде, ул татар эстрадасында үзенчәлекле баш киемнәре киеп чыгуы белән билгеле, шулай ук элегрәк күлмәкләрен дә үзе теккән, тәмле итеп пешерә дә, яшь булып калу серләре белән дә уртаклаша.

Видеода күренгәнчә, җырчы ваннага «итәк» тегеп куйган. Ул аның җайлы булуын, алып юарга да мөмкин булуын күрсәтә.

«Оста кулларга һәрвакыт,

Теләсәң, эш табыла.

Эш эшләгәч тәмле була

Аш та, чәй дә табында», – дип җырлый идек кечкенә вакытта. Карагыз әле. Осталыгымны сезгә күрсәтәсем килә. Шуны мактанасы итәм сезгә. Үзем молодец, дим, үзем», – дип ботларына суккалый үзен яратып җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар