Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Галиев: «Минем башкалар белән йөргән юк әле, йөреп карыйсым килә»

news_top_970_100
Равил Галиев: «Минем башкалар белән йөргән юк әле, йөреп карыйсым килә»
социаль челтәрләр

Резеда Шәрәфиева һәм Равил Галиевлар – аерылмас дуэт. «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруына артистлар үзләренең уртак иҗаты, дуэтларының үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.

Алып баручы:

Сез бит бергә генә концертлар куеп йөрмәдегез, үзегезнең шәхси концертларыгыз белән дә чыгышлар ясадыгыз, шулай бит?

Резеда Шәрәфиева:

Без аерым да йөрибез, Равил белән дә йөрибез, башкалары белән дә йөрибез.

Равил Галиев:

Башкалары белән күбрәк Резеда йөри. Минем башкалар белән йөргән юк әле, йөреп карыйсым килә.

Алып баручы:

Сезнең бит буйларыгыз да бик туры килеп бетми, тавышлар туры киләме? Ничек сез дуэт булып җырларга карар иттегез соң?

Резеда Шәрәфиева:

Беләсезме, тавышлар да, буй да, гомумән, бернәрсә дә туры килми. Әмма Равил белән эшләргә җиңел. Без инде «Сердәш» ансамблендә бергә эшләгәч, бер-беребезне аңлап, төркемебезне туплап, матур гына эшли башладык. Тамашачы башта безне кабул итә алмыйча интекте. Соңыннан ияләште дә. Үзем генә чыкканда: «Кая соң Равил? Равилне ташладыңмы әллә?» – дип, башка кеше белән җырлап йөргәнемне яратасылары килми. Дуэтыбыз яши, Аллаһка шөкер, бүгенге көндә дә очрашып, концертлар куеп торабыз.

Равил Галиев:

Әле бик матур яңа программа эшләдек. «Рәхмәт сиңа» дигән. Алла бирсә, сезнең якларга да килү мөмкинчелеге булыр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 май 2024
    Исемсез
    Икеседа таланлы бик матур жырлый матур ягымлы тавышлары бик матур мина ошый супер. Молодцы. Икеседа шап артислар бик гади кыланып жырламыйлар молодцы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100