Телевидение алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина социаль челтәрендә Татарстанның халык артисткасы Резедә Шәрәфиева белән 2023 елгы интервьюдан өзек тәкъдим иткән. Ул «Туган тел» каналында чыккан. Миләүшә белән Резедә көзге урамнан атлап баралар…
Миләүшә, мин шушы яшемдә аңа ирештем дип уйлыйм. Мин хәзер үземне яратам. Ул хәзер генә башланды.
О-о-о, син әле озак килгән…
Озак килсәм дә, ул миңа бик кадерле. Тамашачыңның җылылыгын сизү, аларга үзеңнекен бирү – ул шулхәтле рәхәт. Шуны тоеп, ләззәтләнеп иҗат итәм. Мин – көчле кеше, минем стержень бар. Тормышта чыкмаслык юллар юк, аны уйларга кирәк. Мин гомергә уйлап эшләдем, план белән. Планым язылган. План белән эшләсәң, тормышта уңайлы.