Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резедә Шәрәфиева кызы турында: «Акча түлиләр, дигәч кенә сәхнәгә чыкты»

news_top_970_100
Резедә Шәрәфиева кызы турында: «Акча түлиләр, дигәч кенә сәхнәгә чыкты»
Фото: Видеодан скриншот

Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кызы Зөләйха турында сөйләде.

«Кызым мәктәпне тәмамлый бит. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез. Көн-төн укыйбыз. Мин көләм инде, бөтен эшләгән акча репетиторга китә, дип. Информатиканы ярата, шул юнәлештә укырга керергә җыена. Бик тырышып әзерләнәбез. Төпле һөнәр була инде. Менә, кызым, тагын шундый һөнәрләр бар, дим. «Акчасы күпме?» – дип сорый. Башта үзеңне күрсәтергә кирәк, тиз генә зур акча бирмиләр, дим. Балалар аны аңламый. Бәхетле булсын балалар.

Иҗат юлыннан китәргә теләмәде. Мин дә әйдәмәдем. Бик талантлы бала булса, йөртсәң ярый, ә болай ник бала интектереп йөрим. Кечкенә вакытта җырлаштыргалады. Аннары тагын солянкада җырлатмакчы булалар безне. «Җырламыйм», – ди. Акча бирәләр, дим, 5 меңгә бер риза булды. Икенчесендә 5 меңгә риза булмады. «Үзем 5 мең бирәм, 10 мең сум дип әйт», – диде әни. Әнинең җырлатасы килә бит. «Кызым, 10 мең сум бирәләр», – дим. «10 мең ярый инде ул», – ди. Тагын бер шулай җырлады менә. Башка катнашырга теләге булмады. Сәнгатькә килгәндә, мин үзем дә гаепледер. Баланы ияртеп, концертка 2-3 алып бардым бугай. Бик шук иде. «Аны карыйммы, үземнеме», – дип, ияртеп йөртмәдем. Хәзер концертларга йөрми, миңа анда кызык түгел, ди. Ул фотога төшерергә ярата. «Әйдә, тамашачылар янында утырып карарга, димим. Мин киенеп баскач, гримеркада фотога төшерерсең», – дип, ялынып кына алып барам. Эшләргә генә бара, концерт карарга йөрми», – дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100