Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резеда Гасыймова: «Ни өчен автобусларда олылар өчен урыннарны билгеләп куймаска?»

«Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире өлкәннәргә хөрмәт булмау турында фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Резеда Гасыймова: «Ни өчен автобусларда олылар өчен урыннарны билгеләп куймаска?»

Бүген автобуска килеп керүгә, талашның үзәгенә эләктем. 65 яшьләрдәге бер ханым урын бирә белмәгән өчен яшьләрне һәм 8-9 яшьләрдәге оныгы белән иркенләп утырып барган үзе кебек олы яшьтәге апаны сүгә икән.

«Сүз минем турыда да бармый, – ди үзе. – 80 яшьлек әби ничә тукталыш басып барып яңа төшеп калды!»

Булгандырмы андый хәл, юкмы – ул кадәресен күрмәдем, әмма дә ләкин... Дөрес әйтә инде ул гомумән алганда. Көн саен аптырап барам – автобусның бөтен урыннары студент балалар белән тулы була. Безнең Чаллыда нигездә кечкенә автобуслар йөри – кечкенә җирдә бигрәк тә сизелә әле ул. Һәм иң кызыгы: керәләр дә иң алга утыралар, «олылар кергәч, урын бирәсе була бит, бу бит – алар урыны» дип уйлап та карамыйлар, күрәсең. Димәк, кыенсынмыйлар да!

Сүз уңаеннан, «олылар урыны» дигәннән нигә, чыннан да, беренче-икенче рәтләргә «олылар, инвалидлар өчен» дип язып куймаска? Язу, ни әйтсәң дә, рәсми төстә искәртү ул!

...Минем белән бергә автобустан оныгын җитәкләгән теге ханым да төште. «Син теге әби сүзенә карама, – дип юатты ул оныгын, татар булса да урысчалап. – Дура ул!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100