news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резеда Галимова “Туган як кичләре” җырын башкара

Резеда Галимова “Туган як кичләре” җырын башкара.

news_top
Резеда Галимова “Туган як кичләре” җырын башкара

"Туган як кичләре"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Александр Ключарев музыкасы


Бер кыз микән, бер кош микән,
Сайрый, сайрый өздереп.
Баян микән, тальян микән —
Уйный, уйный сыздырып.

И, туган як кичләре,
Онытылмас дус-ишләре.

Йолдыз якты, ай нурлырак
Туган ягым күгендә.
Туган якта җыр ишетсәң,
Моңы кала күңелдә.

И, туган як кичләре,
Онытылмас дус-ишләре.

Туган ягым, зәңгәр кичем,
Зәңгәр яшьлек елларым.
Кая китсәм, кире сиңа
Алып кайта юлларым.

И, туган як кичләре,
Онытылмас дус-ишләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар