Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резедә Вәлиева шигырьләре

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә Резедә Вәлиева шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Резедә Вәлиева шигырьләре

Китмә, сөю

Китмә, сөю, китмә күңелемнән,

Ялгызлыкка мине ташлама.

Күрәсеңме, язның назлавына

Пар тургайлар ничек шатлана?!

 

Китмә, сөю, китмә күңелемнән,

Көзләр хөкеменә күнмә син.

Күзләремә нурлар сирпеп янган

Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.

 

Үрелмәсен күңелем гөлләренә

Көзге кырауларның салкыны,

Язлар булсын һаман йөрәгемдә,

Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.

 

Китмә, сөю… 

 

Гөлем сулды җилләрдә

Түр бакчамы гөлләр чәчтем

Алларын сайлап кына.

Алар сары чәчәк атты,

Хәйраннар калдым шуңа.

 

Алны сөюгә юрыйлар,

Ә сарыны — сагышка.

Кабул булды юраулары –

Җаным ачы сагышта.

 

Гөлме сулды җилләрдә,

Көзләр килгән көннәрдә.

Гөлем дә юк, ярым да юк,

Зарым сөйлим кемнәргә?

 

Сары чәчәк йөрәгемнең

Сагышын тоя микән?

Җаным ялкыннарда яна –

Ятлары сөя иркәм.

 

Күз алларым күк томан,

Бәхетемне юксынам.

Яши идек лә бер гөлнең

Пар чәчәкләре сыман.

 

Куандырмый гөлләрем дә,

Гөрләп чәчәк атса да,

Кайтмас инде мәхәббәтем,

Киткән ярым кайтса да…

 

Ялгыз каен

Йорт түренә ялгыз каен

Нигә утырттың, иркәм?

Ялгыз каен кайгыга дип,

Нигә әйтмәдең икән?!

 

Бергәләп үстердек аны,

Сибә-сибә суларын.

Күңелгә дә китермәдек

Ялгыз язмышлар барын.

 

Инде һәркөн каршына аның

Ялгызым гына чыгам,

Ул моңаеп башын ия

Гафу үтенгән сыман…

 

Рәхмәт, әнкәй, сиңа

Шомырт чәчәк атса,

Илгә кошлар кайтса,

Җаным тула минем назларга.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,

Якты тормыш миңа,

Бүләк иткән өчен язларда.

 

Йөрәк җылың белән,

Бишек җырың белән

Күңел кылларымны чиерткәнсең.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,

Сабый чакларымнан

Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

 

Язгы кояш төсле

Сулмас яшәү көчен

Биргәнсең син миңа гомергә.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,

Кояш булып миңа,

Мәңге-мәңге яшә бу җирдә!

 

Кайт, балам

Язгы сулар ургып аккан чакта,

Күңелләрем сине юксына,

Язлар ямьле түгел синнән башка,

Кайт син, балам, тизрәк кайтсана.

Кайт, күз нурым, кайт туган ягыңа,

Тургайларың сине сагына.

 

Өй түрендә кошлар оя корды,

Сайрауларын тыңлап юанам.

Алар тиздән бала үстерерләр,

Минем генә йортым тын һаман.

Кайт син, балам, кайт туган ягыңа,

Тургайлар да сине сагына.

 

Яз кайтмады, бәлки, көз кайтыр дип,

Сине көтеп яшим мин һаман.

Узмасын ла гомерем сагыш белән,

Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам.

Кайт син, балам, кайт туган ягыңа,

Газиз әнкәң сине сагына…

 

Чараларын кайдан табасы?..

Саксыз әйткән сүзләрдән дә,

Яман-явыз күзләрдән дә

Бәхеткәйләр кайчак уала,

Ятим балалар калдырып,

Аналар җанын яндырып,

Матур төштәй кинәт югала.

 

Таш бәгырьләр белмимени,

Боздай күзләр күрмимени

Сабыйларның нәүмиз карашын.

Ятим үскән гомерләрнең,

Кимсетелгән күңелләрнең

Күз яшеме юсын ярасын?

 

Боеккан сабый күңелләр –

Кояш күрми үскән гөлләр –

Аналарның йөрәк ярасы.

Бәхеткәйләр кайтсын өчен,

Пар канатлар каксын өчен,

Чараларын кайдан табасы?..

 

Татарстан

Туган ягым минем — Татарстан,

Сызылып кына ата анда таң.

Сызылып кына аткан таңнарыңны

Балачактан өзелеп яратам.

 

Туган ягым минем — Татарстан,

Талгын гына исә җилләрең.

Талгын гына искән җилләр кебек

Тыныч булсын килер көннәрең.

 

Туган ягым минем — Татарстан,

Нигезендә алтын чайкала,

Иңнәреңдә Идел, ә түреңдә

Балкый Казан — гүзәл башкала.

 

Туган ягым минем — Татарстан,

Якты булсын барыр юлларың,

Тукайларың, Мусаларың кебек

Дан яуласын мәңге улларың!

 

Уйнама, гармун…

Авыл өстенә авыр моң ята:

Кемдер өздереп гармун уйната,

Гармуны гүя үксеп елыйдыр,

Авыл тын калып аны тыңлыйдыр.

Моңга сусаган ятим урамнар

Гүя онтылып тынып калганнар…

 

Кем йөри шулай гармунын тартып,

Ялгыз йортта сагыш уятып?

Әй гармун, гармун, уйнама юкка,

Моңлы җаннарны елатма, тукта.

Уйнама, гармун, җитте, кирәкми,

Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне…

 

Туган авылның тын урамнары

Оныткан нде гармун моңнарын.

Онытсын инде, уйнама юкка,

Сулган йөрәкне уятма, тукта.

Уйнама, гармун, җитте, кирәкми,

Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне…

 

Өзмә үзәкне, сүнсен өметләр,

Кайтмаска киткән моннан егетләр.

Алар гомергә чит җирдә калган,

Газиз аналар сагынып арган.

Алар мәңгелек йокыга талган…

 

Уйнама гармун, җитте, кирәкми,

Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне.

 

Иң зур мирас

Алтын җыйма, йортлар куйма,

Мираска дип балаңа,

Иң кадерле мирас итеп,

Туган телен бир аңа.

 

Иле белән, дине белән,

Туган җир белән бергә,

Туган телгә мәхәббәт сал

Күңеленә гомергә.

 

Аерса да хак язмышы

Туган йорттан, иленнән,

Күңеле мәңге аерылмасын

Газиз туган теленнән.

 

Кайда гына ишетсә дә

Аның татлы авазын,

Туган якка очсын күңеле,

Сагынып ана назын.

 

Онытмагыз, бу дөньяда

Из зур мирас бер генә:

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган тел генә…

 

Йөгереп кайтыр идем…

Йөгерек елга ага яр астыннан,

Яр башында матур йорт тора.

Нигә икән, нигә төшләремдә

Шул йорт һаман мине чакыра?..

 

Кайтыр идем, йөгереп кайтыр идем,

Җил капкада әнкәм күренсә,

Яр астында, нидер көйли-көйли,

Әткәй бәгърем җәтмә ау үрсә…

 

Яран гөлләр үскән тәрәзәдән

Алсу йөзле чая кыз бала

Кул болгаса, чыңлап көлә-көлә…

Кайтыр идем, йөгереп кайтыр идем,

Аңла инде, йөрәк, сызлама…

 

Сипкелле кыз

Таныштым бер кыз белән,

Яратуымнан үләм.

Шулкадәр яратуымны

Сипкелләреннән күрәм.

 

Ялкын чәчен тарыймы,

Күзләренә карыймын.

Битләреннән үбә-үбә,

Сипкелләрен саныймын.

 

Йолдыз-йолдыз сипкелләр

Сибелгән йөзләренә.

Толым-толым чәчләре

Төшкәндер тезләренә.

 

Чәчләрен кызыл диләр,

Әллә шуңа бик чибәр.

Кызыл түгел, алтындыр,

Янып торган ялкындыр.

 

Сипкелләре күптөрле,

Балкый йолдыз шикелле.

Чибәрлеге чиктән ашкан,

Өстәвенә — сөйкемле!

 

Язгы Казан

Гөрләвекләр гөрләп ага,

Җырчы кошлар канат кага,

Казаныма якты яз килгән.

Еракларга яңгырый азан –

Моңнарга күмелә Казан,

Мондый гүзәллекне кем күргән!

 

Язгы Казан, нурлы Казан,

Сиңа атап җырлар язам,

Очсын диеп ерак илләргә.

Дусларым хәйран калсыннар,

Куаныч, илһам алсыннар

Без яшәгән гүзәл җирләрдән.

 

Язгы Казан, назлы Казан,

Еракларга яңгырый азан,

Каурый болытларга кагылып.

Акчарлаклар оча уйнап,

Канатлары кала чыңлап,

Кояш нурларында чагылып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100