Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ревизорро» тапшыруы алып баручысы Ксения Милас дустына пычак кадаган

Кызларның икесе дә исерек булган.

news_top_970_100
«Ревизорро» тапшыруы алып баручысы Ксения Милас дустына пычак кадаган
Ксения Миласның Инстаграм сәхифәсеннән

Танылган диджей Яна Бородина фатирында пычакка пычак килеп кызлар сугышкан булган«. Ревизорро» тапшыруын алып баручы Ксения Милас һәм 26 яшьлек Марина Е. арасында талаш чыккан.

Диджей дус кызларын үз фатирына кичәргә чакырган булган. Бу турыда Лайф яза. Талаш чыга һәм Милас Маринага ташлана һәм пычак белән аның кулларын, күкрәген кисә.

Кызлар икесе дә исерек булган. Яраланган кызны хастаханәгә китергәннәр.

Башка кызлар конфликт вакытында бүлмәдә булмауларын һәм бу хәлне күрми калуларын әйткәннәр. Марина Ксения Миласны җавапка тартуны сорап гариза язмаган.

Күршеләре бу фатирда бик еш шау-шулы кичәләр узуын әйткән. "Җиденче унбиш минутта мин кычкырган тавышлар ишеттем. Нәрсәдер ташладылар, ыргыттылар…Өстәме, астамы… Аларда беренче тапкыр гына кычкырышмыйлар. Шунда ук музыка кушалар яки су агызалар. Мин тыңлап тордым, биш минут тавыш торды, аннан соң акырган тавышлар, кемдер еладымы соң», — дип сөйләгән бер күршеләре.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100