Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ревани» рецепты

news_top_970_100

Төрекләр дә манный ярмасыннан пирог пешерә, ул «ревани» дип атала.

Чәй табынына әзерләнә торган төрек ризыкларының күбесе кебек үк, ревани да бик баллы, чөнки аңа шикәрле сироп сеңдерәләр, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Камыр өчен кирәк: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан манный ярмасы, 1,3 стакан он, 1 стакан кибет каймагы (яки классик йогырт, кефир), 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 чәй кашыгы ванильле шикәр, 3 йомырка, ярты стакан көнбагыш мае, 2 чәй кашыгы әфлисун кабыгы (кырып).

Башта бер савытка манный ярмасы, шикәр комы, он, камыр көпшәкләндергеч, ванильле шикәрне салырга. Аннары шуңа йомырка белән көнбагыш маен (башта аерым савытта болгатып) кушарга. Шулай ук әфлисунның кабыгын кырып өстәргә кирәк. Сыек камыр килеп чыга. Кокос тәме яратсагыз, 50 грамм тирәсе вакланган кокос чикләвеге дә кушарга мөмкин.

Камырны майланган табага бушатып, газ мичендә 170-180 градуста 25-30 минут пешерергә. Пешкәнен шырпы белән төрткәләп тикшерергә була.

Сироп өчен кирәк: 1 стакан шикәр комы, якынча 1 стакан су, 2-3 әфлисун согы, 1 аш кашыгы лимон кабыгы (кырып).
Суга шикәр комы салырга, әфлисун согын сыгарга һәм лимон кабыгын кырып өстәргә. Яраткан кеше 1 чәй кашыгы дарчин (корица) да куша ала. Уртача утта, бутый-бутый, 10-15 минут тирәсе куе сироп кайнатырга. Аннары сиропны сөзәргә һәм суытырга.

Әзер пирогны табадан алмыйча гына шырпы белән тишкәләп чыгарга һәм өстенә җылы сиропны агызырга. Өстен кокос чикләвеге яки башка чикләвекләр белән бизәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100