Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ресторанда туй мәҗлесе вакытында кинәт кенә кәләш вафат булган

25 яшьлек кызга үз туенда анафилактик шок булган.

news_top_970_100
Ресторанда туй мәҗлесе вакытында кинәт кенә кәләш вафат булган
https://pixabay.com

Мәскәүдә 11 июльдә ресторанда туй мәҗлесе вакытында фаҗига була. 25 яшьлек кыз үз туенда үлеп китә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кәләш үзен начар хис итә башлагач, ашыгыч ярдәм чакыралар. Урынга килгән табиблар кәләштә анафилактик шок булуын ачыклый. 

Аңа ярдәм итү өчен реаниматологлар төркемен чакырталар. Ләкин реанимация гамәлләре нәтиҗә бирми һәм кәләш үлә.

«Табибларның ике төркеме тырышуга карамастан, 25 яшьлек кәләш вафат була», диелә хәбәрдә.

«Кыз Александра исемле булган. Ул кечкенә чагыннан бирле чикләвекләргә аллергиядән интеккән. Туй банкетына заказ биргәндә кәләшнең туганнары аллергия турында аерым искәрткән. Ләкин соңрак ачыкланганча, өстәлләргә куелган конфетларның составында чикләвек булган. Туганнары сүзләренчә, фаҗигагә кадәр кыз берничә конфет ашаган һәм шуннан соң аның хәле киткән», дип хәбәр итте «Московский комсомолец» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100