Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Республикабыз югары уку йортларында белем алу бәясе: кайда уку арзанрак?

Республикабыз югары уку йортларында уку студентларга елына күпмегә төшә? Кайсы белгечлекләр популяр, кайсылары арзан – язма шул хакта.

news_top_970_100
Республикабыз югары уку йортларында белем алу бәясе: кайда уку арзанрак?
"Татар-информ" архивы

Югары уку йортларында укырга кабул итү кампаниясе ахырына якынлашып килә. Абитуриентларның 25 июльгә кадәр әле вакытлары бар. Исегезгә төшереп үтәбез, быел документларны бишәр юнәлеш буенча барлыгы 5 югары уку йортына тапшырырга була. Август башында уку йортына укырга кергәннәр исемлеге билгеле булачак. Бюджет урыннарына укырга керә алмаучылар түләүле бүлектә белем ала алачак. «Республика Татарстан» газетасы белешкәнчә, быел түләүле бүлекләрдә укучылар өчен бәяләр арткан.

Шул ук вакытта Казан милли тикшеренү технология университетында (элеккеге КХТИ) «декоратив-кулланма сәнгать» бүлеге кыйммәтлеләр арасында лидерлыкка чыккан. Анда уку елына 288 600 сум тора. Хәтта медицина өлкәсендә теш табибына уку да арзанрак.

IT белгечлекләр иң алда

Быел Татарстандагы югары уку йортларында барлыгы 21102 бюджет урыны каралган, шул исәптән магистратура һәм аспирантурада да. Боларның төп өлеше Казан университетына туры килә. Әгәр дә сүз бакалавриат һәм белгечлек программалары турында бара икән, монда да 4000нән артык урын булган КФУ лидер булып тора. Аның артыннан 2543 урынлы Казан милли тикшеренү технология университеты килә. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) – 1641 урын, энергетика университетында – 1300. Калган югары уку йортларында бюджет урыннары күпкә кимрәк.

Быел абитуриентлар арасындагы иң популяр белгечлекләрне атау әле иртәрәк. Биредә һәр абитуриентның 25 урынга гариза бирү мөмкинлеген онытырга ярамый. Шулай да тенденцияләрне күзәтергә була. Мәгълүмати технологияләр бүлеге популяр. Безгә моның белән бәйле юнәлешләрнең популярлыгы турында әлеге белгечлекләр булган барлык югары уку йортларында да сөйләделәр.

Абитуриентлар өчен IT белгечлекләр белән беррәттән КФУдагы Халыкара мөнәсәбәтләр, шулай ук Икътисад, Идарә һәм финанс институтлары да популяр.

Казан милли тикшеренү техник университетында (КАИ) IT һәм икътисад белгечлекләреннән кала авиатөзелеш юнәлеше, ә Казан милли тикшеренү технология университетында (КХТИ) мәгълүмати технологияләр белән бергә нефтехимия өлкәсендә уку да зур кызыксыну уята.

Традицион рәвештә абитуриентлар арасында Казан медицина университеты да популяр булып кала бирә. Тик әлеге уку йортының түләүсез уку бүлегенә керү бик кыен: андагы 70% урыннар максатчан юллама һәм ташлама белән укырга керүчеләр өчен каралган.

Теш табибы булыр өчен КФУда белем алу отышлырак

Казан медицина университетындагы иң кыйммәтле юнәлешләр булып «стоматология» (248 мең сум) һәм «дәвалау эше» (245 мең сум) бүлекләре кала. «Педиатрия» бүлегендә уку елына 213 мең сумга төшәчәк. «Фармация», «медицина-профилактика эше» юнәлешләре 163 мең сум тора. Медицина университетына караганда, КФУда теш табибы белгечлегенә уку күпкә отышлырак. Анда «стоматология» һәм «дәвалау эше» бүлекләрендә уку 221,5 мең сум тора. КФУда иң кыйммәтлесе булып «дизайн» бүлеге кала. Бер елга уку бәясе – 265,5 мең сум.

«Менеджмент» һәм «идарә итү» – елына 174 мең сум, ә «икътисад», «юриспруденция» һәм «халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлешләре – 190,4 мең сум, «нефть һәм газ эше» бүлегендә уку елына 194,6 мең сумга төшәчәк.

«Фундаменталь информатика һәм мәгълүмати технологияләр», «мәгълүмати системалар һәм технологияләр», «мәгълүмати куркынычсызлык» кебек кирәкле IT-белгечлекләр быел КФУда 200 мең сумнан артып китте.

Федераль университетта иң арзан белгечлек – «яшьләр белән эшне оештыру» (126 мең сум). Республиканың төп югары уку йортында түләүле уку студентларга елына уртача 170 мең сумга төшәчәк.

Төрле югары уку йортларында бер үк төрле юнәлешләрдә белем алу бәясе төрлечә. Мәсәлән, КФУда эколог белгечлегенә уку елына 159,1 мең сумны тәшкил итә, ә Казан аграр университетында – 100,5 мең сум. Биредә бик популяр булган «биотехнология» юнәлешендә уку 115,1 мең сум тора, ә КФУда – 171,4 мең сум. Казан аграр университетында икътисадчы булырга уку елына 106,5 мең сум.

Сәнгать акча таләп итә

Казан милли тикшеренү технология университетында (КХТИ) иң кыйммәтле булып катлаулы техник һәм иҗади юнәлешләр санала. Техник бүлекләрдән алдынгы урында «наноинженерия», «атом энергетикасы һәм җылылык физикасы» тора. Уку елына 207,6 мең сум тора. «Нефть һәм газ эше» бүлегендә уку 201,6 мең сум, ә «химик технология», «информатика» бүлекләре 165,6 мең сум тора.

Әмма аларны «декоратив-кулланма сәнгать һәм халык иҗаты» белгечлеге күпкә артта калдырган. Биредә уку елына 288,6 мең сум тора. КХТИда «дизайн», «костюм сәнгате һәм текстиль» юнәлешендә уку да шуның хәтле үк тора. Күрәсең, уку бәясенә модельерларны укыту өчен чыгым материаллары да керә.

Казан консерваториясендә белем алу да арзан түгел. Көндезге бүлектә барлык юнәлешләрдә дә бакалавриат һәм белгечлек алып чыгу 275,5 мең сум тора.

КАИда «транспорт радио җиһазларын техник эксплуатацияләү» белгечлеге елына 311 мең сумнан бәяләнә. Казан югары уку йортларында нәкъ менә шушы белгечлеккә уку соңгы берничә ел эчендә иң кыйммәтлеләреннән санала. «Авиатөзелеш», «очу аппаратларының двигателе», «көймә төзелеше» юнәлешләре бераз арзанрак – елына 185 мең сум, ә «математика» – 150 мең сум. Югары уку йортының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, күпчелек техник юнәлешләрдә көндезге бүлектә уку елына уртача 148 мең сум тора, ә IT-юнәлешләрдә – 165 мең сум.

Республикада иң кыйммәтле уку – Иннополис Университетында. Биредә информатика һәм исәпләү техникасы буенча белгечләрне елына 800 мең сумга әзерлиләр. Иң яхшы абитуриентлар биредә уку өчен грант ота ала. Читтән торып та укырга мөмкин икәнлеген онытмагыз. Гадәттә, бу – 2-3 тапкырга арзанрак. Белем бирү дәрәҗәсе аңа карап кына үзгәрми. Укуда иң мөһиме: белем алу өчен теләк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100