Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Республика ярдәм фонды банкта акчалары "янганнарга" бурычларны кире кайтара: февральдә түләүләрнең яңа этабы башланачак

Республика ярдәм фонды Советы рәисе Айрат Нуретдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Фондның берара эшчәнлеге нәтиҗәләре турында, 2018 елда кемнәргә ярдәм күрсәтеләчәге һәм ни өчен кертемчеләргә ярдәм итү өчен аерым Фонд булдырылуы хакында сөйләде.

news_top_970_100
Республика ярдәм фонды банкта акчалары "янганнарга" бурычларны кире кайтара: февральдә түләүләрнең яңа этабы башланачак

- Айрат Рәфкатович, Республика ярдәм фондының ярты еллык эшчәнлегенә берникадәр нәтиҗә ясап узсагыз иде?

- Фонд 2017 нче елның 29 нчы маендаРөстәм Нургали улы Миңнеханов күрсәтмәсе белән төзелде. Беренче ноябрьдә без гаризалар кабул итә башладык, ә 10 нчы ноябрьдә беренче түләүләр ясалды. Саннарга килсәк, бүгенге көндә 2159 гариза бирелгән, күпчелеге – 1497се – юридик затлардан. Бу аңлашыла, беренче чиратта без нәкъ менә аларга ярдәм итәбез. Төгәлрәк әйткәндә, беренче этапта Татфондбанк һәм Интехбанк кредиторлары таләпләре реестрының өченче чиратына кертелгән юридик затларга ярдәм күрсәтелә. Аларның таләпләренең гомуми күләме реестр ябылу мизгеленә 300 мең сумнан да артмый.

Без исәпләп карадык, кредиторларның күпчелегендә зур бурычлар юк, 40 процентка якыны 300 меңгә кадәр, бик аз санлы бер төркем генә бик җитди суммаларга дәгъва итә. Бирелгән гаризалар арасыннан 708 очрак  түләүләрнең беренче этабына керә, таләпләренең гомуми суммасы 92, 6 млн сум тәшкил итә. Шулардан 540 гариза Татфондбанк кредиторларыннан – 70,8 млн сум, 168 гариза Интехбанк кредиторларыннан – гомуми күләме 21,8 млн сум.

Бүгенге көндә таләпләрне башка затка тапшыру турында 202 килешү төзелгән, гомуми суммасы 28,2 млн сумлык. Моңа өстәп, якын арада 100 оешма белән 13,6 млн сумлык килешү төзеләчәк. Ягъни ел ахырына безнең якынча 300 килешү булачак, гомуми сумма 40 миллионнан артык тәшкил итәчәк.

116 оешмага 16,5 млн сумлык түләүләр ясалды, моннан тыш, бурычларны башка затка тапшыру турында 73 белдерү кәгазе Иминият түләүләре агентлыгында (АСВ) карала.

- Ярдәм ничек, нинди механизмнар аша башкарыла?

- Без цессия килешүе төзибез, ягъни кредиторлар таләпләренең өченче чиратында торган юридик затларның таләп итү хокукын тулы күләмдә сатып алабыз. Гариза бирүче үзенең шәхси кабинетында барлык документларның йөрешен күзәтеп бара ала: иң башта, гариза килеп кергәч, без АСВ дан гаризада күрсәтелгән сумманы раславын сорыйбыз. Раслау килгәннән соң, документлар тәртиптә булса, асылда без таләпне башка затка тапшыру турында килешү төзибез. Килешүгә кул куелгач, янәдән АСВга мөрәҗәгать итәбез, һәм агентлык бурычны бүтән затка тапшыруны раслый. Без кредитор урынына реестрга басабыз. Әлбәттә, өченче чират реестры кредиторларына акчалары, башка банклар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, сирәк кайтарыла. Без моны аңлап эшлибез. Кредиторны Фонд белән алыштыру турында раслау килгәннән соң, без мөрәҗәгать итүченең акчасын кайтарабыз. Юридик яктан четрекле булганга һәм АСВга ике кат мөрәҗәгать итәргә туры килгәнгә күрә, процедура күпмедер вакыт таләп итә. Ләкин ул, һичшиксез, легитим, бар яклап та, ә бу безнең өчен бик мөһим.

- Бер гаризаны кәнәгатьләндерүгә күпме вакыт китә?

- Документ тиешенчә тапшырылган булса, уртача өч атна. Әйтергә кирәк, без гариза бирүне компьютер аша эшләп була торган итеп җайладык, бу эшне башкаруга бары 10 минут вакыт җитә. Алга таба Фонд тарафыннан документлар пакеты оештырылуын да гариза бирүче шул платформада күзәтеп бара ала. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе Казанда яшәми, шуңа гариза һәм документлар тапшыруны читтән торып эшләрлек итәргә булдык. Икенчедән, бу гаризаларны эшкәртүне бермә-бер тизәйтергә мөмкинлек бирде, ә бит монда меңнәрчә гариза турында сүз бара. Андый зур күләмдәге эшне кыска вакыт эчендә кулдан башкару, кешеләрне кабул итү аша эшләү бик кыен булыр иде.

- Яраксыз дип табылган мөрәҗәгатьләр күпме?

- Бу катлаулы сорау. Бераз алдарга, үз файдасын кайгыртырга маташулар бар, болар нидән гыйбарәт? Кайбер кертемчеләр Фондка шикләнеп карый, ышанып бетми, 300 меңне яки башка сумманы түләрләр дә, башка түләмәсләр дип куркалар. Алар суммаларын бүлгәлиләр – мәсәлән, миллион сумның 300 мең сумын кемгәдер күчереп тапшыралар да, бу зат аннары Фондка мөрәҗәгать итә. Ләкин без түләүләр тәртибе турындагы положениеда баштан ук кисәттек: андый төр гаризалар ярдәм итүнең бу этабында кире кагыла.

Моннан тыш, ташламалар белән сатып алу турында тәкъдимнәр күп. Кайчакта шактый зур ташламалар турында сүз бара. Ләкин без Фондның сәүдә функцияләре үтәүче оешма түгеллеге турында белдердек, һәм бернинди ташламалар турында да сүз алып бармыйбыз.

Гариза бирүчеләрнең беренче этап шартларын үзләренә уңайлы итеп яраклаштырырга маташулары турында сөйләгәндә, шуны билгеләп узарга кирәк – башта мондый очраклар җитәрлек иде. Ләкин безнең документларны бик җентекләп тикшерүебезне аңлагач, мондый очраклар сизелерлек сирәгәйде.

- Нинди күләмдәге таләпләр белән мөрәҗәгать итәләр?

- Төрле суммалар. “Уступка” килешүе аша түләнгән иң кечкенә сумма 1488 сум тәшкил итте. 700 сумнан чак кына артык булган гаризалар да бар – минемчә, моны махсус, кредиторлык тарихында бурычлар калмасын өчен эшлиләр.

- Фонд эшчәнлегендә нинди динамика күзәтелә?

- Беренче мәлләрдә халык Фондка бераз шикләнеп карый иде, хәзер алай түгел. Кайвакыт кертемчеләр гариза биреп, бөтен документлар әзер булгач та килешүгә кул куюдан баш тарта иде. Тик ахыр чиктә гариза бирүчеләрнең барысы да кире кайтып, документлар төзүне тәмамладылар. Хәзер безгә көн саен 35-40 кеше килә, телефон аша консультацияләр көнгә 100 дән артык, интернет сәхифәсенә уртача 500 тапкыр керәләр. Шулай ук без офиста гаризаларны мөстәкыйль рәвештә электрон тутыру өчен терминаллар да булдырдык.

- Беренче этап кайчан тәмамланачак?

- Уйлавымча, беренче этапны без төп-төгәл 2018 нче елның 1 нче маена ябарбыз. Әгәр кешеләр өлгермәвен күрсәк, вакытны озайтырбыз, ә инде беренче этапка керергә тиешле кешеләр мөрәҗәгать итми башласа, эшнең бу өлеше башкарылган дип санаячакбыз.

- Кертемчеләрнең башка категоряләренә ярдәм итү кайчан башлана?

-Республикабыз җитәкчелеге белән килешенгәнчә, 1 нче февральдән икенче һәм өченче этапларны башларга планлаштырабыз – ике категория затлардан гаризалар кабул итү. Беренчесе – Татфондбанк һәм Интехбанк таләпләре реестрында торучы физик затларның льготалы категориясе. Болар – беренче һәм икенче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Бу категориягә, мөгаен, даими тәрбиягә мохтаҗ булган инвалид балаларның ата-аналары да керер. Без андыйлар якынча 100 зат булыр дип уйлыйбыз. Монда тулы сумма турында түгел, ә 500 мең сумга кадәр булган таләпне безнең карамакка күчерү турында сүз бара.

Юридик затлар белән эшләү технологиясен без шактый яхшы кулланабыз. Физик затлар белән эшләгәндә ышаныч кәгазьләре, шәхси мәгълүмат, салымнар ягыннан кыенлыклар килеп чыга. Без Фонд ахыр чиктә физик затларның аерым бер категорияләренә генә түгел, кертемче булган барлык физик затларга да ярдәм күрсәтер дип өметләнәбез. Асылда, икенче этапта без иң зур санлы категория – физик затларга ярдәм итү технологиясен эштә кулланырга өйрәнәчәкбез. Моннан тыш, искәртеп китәсе килә – бу төркем кертемчеләр АСВдан 1,4 млн сум күләмендә түләүләр алган иде инде. АСВ банкларның банкротлыкка чыгу процессында хәзерге вакытта Татфондбанк кредиторлары белән аларның таләпләренең 15,1 проценты күләмендә исәп-хисап ясый, ә Интехбанк кредиторлары белән - 11,7 процентка.

Фонд өчен формаль негатив бер әйбер дә бар, без аны аңлыйбыз. Без бурычны беренче чират буенча үзебезгә күчереп алабыз икән, димәк, Фонд өченче чиратка китә. Ләкин моның уңай ягы да бар. Чынлыкта Фонд кредиторлык бурычы белән өченче чиратка китә киән, димәк, беренче чиратка акча күбрәк кала. Димәк, без беренче чиратта калган затларга күпмедер ярдәм итәбез булып чыга. Янәдән ассызыклап әйтәсем килә, Фонд – коммерцияле булмаган оешма, һәм ул керем алмый.


- Бүтән категория затларга карасак?

- Без юридик затлар өчен түләүләр чиген 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр күтәрәчәкбез. 500 мең сумга кадәр булган түләүләр турында әйткәндә, алар Татфондбанк кредиторлары таләпләре реестрындагы юридик затлар санының якынча 60 процентын колачлаячак.

- Аларны кәнәгатьләндерү өчен якынча күпме акча кирәк булачак?

- Без бүген куллана торган ярдәм ысулларына карата, тиешле булган затларның барысы да мөрәҗәгать итсә, 600-650 миллион сумга якын акча кирәк булачак.

Татфондбанкның кредиторлары таләпләре реестры ябылган датадагы мәгълүмәткә караганда, реестрның 90 процентын түләү өчен 4 млрд сум акча кирәк иде. Юридик затлар исемлегендә торган беренче 20 оешмага 109 млрд сум туры килә, бу бөтен юридик затлар таләпләренең 92 проценты. Монда АСВ, 19 млрд сум таләбе белән “Советский” банкы, 11,3 млрд сум белән “Регион-Финанс” банкы һәм башкалар керде. Республика ярдәм фондының бурычы – бөтен затларның да югалтуларын тулысынча кайтару түгел, ә чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булган мөмкин кадәр күбрәк затларга булышу.

- Кертемчеләрнең бу категроиясенә түләүләр кайчан башланачак?

- Яңа категорияләрдән гаризаларны без 1 нче февральдән кабул итә башлаячакбыз. Түләүләр өч атнадан башланыр, дип уйлыйм. Льготалы затларга килгәндә, без алар китергән документларга гына нигезләнеп калмаячакбыз. Бу нисбәттән без Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белән тыгыз эшлибез. Эльмира Әмировнага (ТР Хезмәт министры Эльмира Зарипова – Т-и) рәхмәт, бу мәсьәләдә ул безгә теләктәшлек күрсәтә. Гариза бирелгәннән соң без озак тоткарланмыйча гына министрлыктан аларны раслатып алачакбыз, шулай булгач, безнең карашка, ниндидер ялганларга тырышулар барып чыкмаска тиеш.

- Икенче һәм өченче этап түләүләрне кайчан тәмамларга планлаштырасыз?

- Хәзергә булган тәҗрибәдән чыгып, икенче һәм өченче этап кысаларындагы түләүләрне без 2018 нче елның 1 ноябренә тәмамларга уйлыйбыз.

- Түләүләрнең чыганагы кайда?

- Түләүләргә Фонд бүгенге көндә туплаган акча кулланыла (хәзер Фонд хисабында 420 млн сум), моннан тыш, без Фондның төп активы – Аракчинодагы 759 гектар мәйданлы җирне сатудан кергән акчага өметләнәбез. Мин элек әйтеп киткән идем инде, барысы да яхшы барган очракта, Фонд дүрт-биш ел эчендә якынча 12 млрд сум тирәсе акча алырга мөмкин. Элек әйткәнебезчә, җир кишәрлеге җитди девелоперлык эшчәнлеге таләп итә, шул исәптән инженерлык челтәрләре уздыруны да.

- Җирне кайчан сата башлаячаклар?

- Без гыйнвар-февральдә мастер-планны эшләүгә халыкара конкурс игълан итәргә планлаштырабыз. Тормышка ашыру темплары арасында баланс булуы кирәк, чөнки ул җирнең бәясендә чагылыш табачак. Шул ук вакытты моның Казан өчен зур һәм әһәмиятле җир кишәрлеге икәнен дә аңларга кирәк. Без конкурс уздырып, танылган архитекторлар һәм планлаштыручыларны җәлеп итәргә телибез, шулай ук халыкара жюри булдырырга. Әлбәттә, мастер-планның тиешле икътисадый нигезләмәсе дә булырга тиеш.

Конкурска 2018 нче елның июль-август айларында нәтиҗә ясалыр дип уйлыйм, һәм безнең мастер-план вариантлары булачак. Өч җиңүченең расланган мастер-планнарына нигезләнеп, без территориянең чикләрен билгеләү һәм челтәрләр уздырырга әзерли башлаячакбыз. Безнең карашка, реаль сатулар киләсе елның ахырына башланырга мөмкин.

Без хәзердән үк бу җирне сатып алырга теләүчеләр белән эшлибез, алар килешү төзергә әзер. Сүз беренчел килешү турында бара, ә инде аның ахыргы чикләре мастер-план нәтиҗәләре буенча ачыкланачак.

- Сезгә ничә компания ярдәм күрсәтте?

- Беренче этапта өч оешма ярдәм итте. Шунысы бераз сәер – бу факт кешеләрне ике категориягә бүлде – берләре ярдәм таләп итә, икенчеләре Фондка күчерелгән акчалар ничек тә булса аларның мәнфәгатьләрендә чагылыш табар, дип саный. Шунысын аңларга кирәк – Фонд теләсә-кайсы оешма яки физик затлардан теләсә-нинди ярдәмгә дә бик рәхмәтле. Фондның бөтен эшчәнлеге уч төбендәге кебек – ярылып ята. Фондтан ярдәм алган һәркем безгә аның турындагы мәгълумәтне чыгарырга ризалык биреп, килешүгә кул куя. Түләүләр алган затларның исемлеген сайтта карарга мөмкин.

Хәзер без эшебезне җир кишәрлеген сатуга юнәлтергә телибез. Бу җир, һичшиксез, сатып алучы өчен кызыклы. Анда акча керткән һәр оешма өстәмә керем алачак. Минемчә, бу Фонд акчаларын тулыландыру өчен иң ышанычлы чыганак.

- Фондның үзе нинди акчаларга яши?

- Оешманың чыгымнары зур түгел. Хәзер агымдагы чыгымнарны депозиттан кергән процент каплый.

- Ни өчен кертемчеләргә ярдәм итү Фонды аерым структура рәвешендә булдырыла?

- Кертемчеләр турында сүз алып барганда, без моның уникаль хәл икәнлеген аңларга тиешбез. Без алдан ук кагыйдәләр һәм юллар турында фикер алышып, аларны билгеләп куйдык. Ә хәзер тулысынча ачык рәвештә эшчәнлегебезне алып барабыз.

Өлешләп түләп фатир алучылар (дольщиклар) белән кыенлыклар беренче ел гына бармый. Инде күптәннән ысуллар һәм юллар билгеләнгән, эшкә кертеп җибәреләсе оешмалар билгеле, ниндидер эш алып барыла торган затлар да билгеләнгән. Алай гына да түгел, бу ике Фондның җаваплылык һәм компетенция үзәкләре – төрле. Кертемчеләр буенча Фондта миңа концепция һәм идеология буенча эш йөкләнгән. Фатирны өлешләп алучылар буенча җаваплы кеше – Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улы (Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары – Т-и). Шулай булгач, инде формалашкан механизмнарга туры килә торган фонд булдыру дөресрәк булачак иде.

Өлешләп фатир алучыларга ярдәм итү фонды Республика ярдәм фонды кебек үк төзелер дип уйлыйм. Аның попечительләр советы булачак. Кертемчеләр мәсьәләсен хәл итүгә кулланыласы берничә җир кишәрлеген бу фондка кертергә планлаштырыла. Моннан тыш, бу сорауларны хәл итәр өчен башка җир кишәрлекләре дә каралачак.

Республика фонды милегенә кагылачакмы?

- Без кертемчеләр дә, дольщклар да ярдәмгә мохтаҗ дип саныйбыз. Әлегә РФП милегенең бер өлеше тапшырылачагы турында карар каралмады. Үзгәрешләр була икән, без каршы түгел. Аңлашыла, халык моны төрлечә кабул итәргә мөмкин. Бу сорауда без уртак аңлашуга ирешербез дип уйлыйм.

Белешмә: Республика ярдәм фонды (РФП) 2017 елның 29 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән булдырыла һәм Россиядә уникаль дәүләт проекты булып тора. Фонд Татарстанда теркәлгән кредит-финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән затларга ярдәм күрсәтә.

Хәзерге вакытта Фондка 2159 гариза бирелгән, аларның 708е беренче этап ярдәмгә туры килә. Беренче этап шартларына туры килә торган таләпләрнең гомуми суммасы 96,2 млн сум тәшкил итә. Февральдә РФП икенче һәм өченче этап ярдәмне башлап җибәрәчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100