Республика пляжларында су коенырга рөхсәт ителәме?
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлегә республика пляжларында коену өчен рәсми рөхсәт юк.
Татарстанда көннәр эссе тору сәбәпле, мөмкинлеге булган һәркем елга-күл буйларына агыла. Шәһәрдән чыкканда зур бөкеләр хасил була. Лаеш районы администрациясе «Камское море» комлыгына ял итәргә килүчеләргә мөрәҗәгать итә. «Без кунаклар яратабыз, ләкин без иминлек яклы», диелә Лаешның инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә.
«Татарстан Хакимияте коронавирус таралуны булдырмау чаралары турындагы карарга үзгәрешләр кертте. Хәзер мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган кибетләр, балалар лагерьлары, балалар һәм спорт мәйданчыклары ачыла, туристик автобуслар маршрутларга чыга.
Ләкин пляжлар коронавирус буенча санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы ябык. Лаеш шәһәрендә яр буенда куркынычсызлык чараларын үтәгән килеш кенә рөхсәт ителә», диелә бу хәбәрдә.
Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин казанлыларны Роспотребнадзорның рәсми рөхсәтенә кадәр муниципаль сулыкларда коенмаска чакырды. Ул шәһәр Башкарма комитетында узган оператив штаб утырышында шул хакта хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» язды.
«Без коену сезонын башларга әзер булсак та, әлегә Роспотребнадзорның рәсми рөхсәте юк. Без актив ял яратучыларга түземлек күрсәтүләрен һәм рәсми коену сезоны ачылганчыга кадәр су кермәүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез», — диде Метшин.