30 августта Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календаренда шул хакта язылган.
Ведомствода искәртүләренчә, 30 август, «Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы республика законы нигезендә, эшләми торган көн санала.
29 августта эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак.
- Исегезгә төшерәбез: быел ике көн ял белән биш көнлек эш атнасында 246 эш көне булачак, ә ял һәм бәйрәм көннәре – 119.