Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Республика көне: 700 гармунчы, ишетмәүчеләргә концерт, Татарстан флагы таккан африкалы

30 августта Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне билгеләп үтелә. «Интертат» көн дәвамында булган бәйрәм чараларына күзәтү ясады.

news_top_970_100
Республика көне: 700 гармунчы, ишетмәүчеләргә концерт, Татарстан флагы таккан африкалы

Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады

«Бу бөтенхалык бәйрәме – туган җирен яраткан һәркем өчен олы тантана, анда татарстанлыларның казанышлары, граждан җәмгыятенең берләшүе ачык чагылыш таба, ул безне игелекле эшләргә рухландыра.

Бүгенге көндә Татарстан – Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъекты... Уңышларга Татарстан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Россия Хөкүмәте ярдәме белән һәм республика халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешә алды.

Фәндә һәм мәгарифтә, медицинада һәм социаль өлкәдә, сәнгатьтә, спортта һәм яшьләр сәясәтендә үсешне тәэмин итү өчен шартлар тудыруны дәвам иттерәчәкбез. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә аеруча игътибар бирәбез. 2023 елның Россиядә «Укытучы һәм остаз елы» дип игълан ителүе бу эшнең мөһимлеген тануга дәлил булып тора.

Милли мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелеге, тарихи әһәмияткә ия булган объектлар, табигатенең гүзәллеге Татарстанга күп кенә илләрдән һәм төбәкләрдән туристлар җәлеп итә. 2024 елда Казанда узачак БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуы, «БРИКС уеннары» һәм «Киләчәк уеннары» дип исемләнгән халыкара турнирлар республиканың мөмкинлекләрен һәм кунакчыллыгын күрсәтү өчен күркәм форсат булыр дип ышанам.

Борынгы рухи-әхлакый хәзинәләребезне саклауга, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында уздырылган чаралар бәрәкәтле этәргеч бирә. Бер-беребезгә ихтирамлы мөнәсәбәт, милләтара, төрле дин тотучыларның үзара яхшы мөгамәләдә булуы, Ватанга мәхәббәт бердәмлегебезнең һәм иминлегебезнең нигезен тәшкил итә.

Татарстан хәрбиләре хәзерге вакытта, махсус хәрби операция барышында, батырлык һәм кыюлык белән, ил киләчәге һәм тыныч тормыш хакына көрәшә. Без илебез сакчылары – Бөек Ватан сугышы каһарманнарының варислары белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз!

Кадерле татарстанлылар!

Без, бергәләп, Ватан мәнфәгатьләренә, республикабыз алгарышы хакына тырышып эшлибез, һәм әлеге хезмәттә һәркемнең өлеше зур әһәмияткә ия.

Сезгә ихлас йөрәктән бәхет, нык сәламәтлек, игелек һәм уңышлар телим.

Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!» диелә котлауда.

«Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә 30 өлкәдән 700 милләттәшебез катнашты

Бүген Камал театры каршында узган «Уйнагыз, гармуннар!» XXXVIII Республика халык иҗаты фестивалендә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бәйрәмгә 30 өлкәдән 700 кеше килүен хәбәр итте.

«Без татар халкының көтеп алган, иң күркәм бәйрәме – Сабан туен бөтен өлкәләрдә, районнарда, авылларда гөрләтеп үткәрдек. Хәзер уңышларны да җыеп бетерәбез. Без һәрвакытта да үзебезгә ризык, йортлар әзерли, җыелышып, бер-беребезгә рәхмәт әйтә белдек. Республика, Казан шәһәре көнендә, елдагыча төрле өлкәләрдән оешмаларны җыеп, зур фестиваль оештырабыз. Бүгенге фестивальдә дә 30 өлкәдән 700 милләттәшебез катнаша. Сезгә татар җанлы булып, мәркәзебез Казанны, Татарстаныбызны туган җир итеп күргән өчен, безнең бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм», – диде Васил Шәйхразиев.

«Татар халкы һәрвакытта да җырлы-моңлы булды: Илһамнарыбыз, Әлфияләребез, яшьләребез үзебезчә, милләтчә җырлый беләләр, авыр вакытта кәефне күтәрәләр. Шундый бәхетле, бердәм халык булып калыйк. Татарстаныбыз һәрвакыт, колачларын җәеп, каршы алсын, кайтып киткәндә дә, «Кайчан кире кайтасыз?» дип, үтенеп сорап калсын. Һәрберебезгә дә сәламәтлек, бәхет телим! Бәйрәм белән сезне!» – дип, өстәде ул.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге астында эшчәнлек алып баручы иҗат коллективларына тальян гармуннар тапшырды. Алар – Башкортстан Республикасы Дүртөйле районыннан «Хәзинә» халык тальянчылар ансамбле, Балтач районы «Гармоника» гармунчылар ансамбле, Чүпрәле районы «Чүпрәле егетләре» гармунчылар ансамбле, Ростов-Дондагы «Татар-башкортлар мәдәни үзәге», Кукмара районы «Баламишкин» гармунчылар ансамбле, Балык Бистәсе районы «Чулман моңнары» гармунчылар ансамбле, «Әмир тальянчылары» ансамбле.

Илсөя Бәдретдинова белән гармунчылар парады Бауман урамыннан узды

«Мин чиксез шат, горур! Мине сайлап алуларына шаккаттым. Баян, гармун тавышы безнең күңелдә, йөрәктә, канга сеңгән. Монда Татарстанның иң талантлы гармунчылары җыелган. Алай гына да түгел, чит төбәкләрдәге милләттәшләребез дә гармуннар белән килгән! Бу – шундый матур күренеш. Бауман урамы тулы халык, барысы да елмайган. Гел шулай җырлап, кайнап яшәргә насыйп булсын», – диде җырчы Илсөя Бәдретдинова.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленең гармунчылар парадында катнашучы гармунчылар, татар фольклор коллективлары Бауман урамындагы сәгать яныннан Казан Кирмәненә кадәр узды. Берничә җирдә, тукталып, халыкны биетеп тә алдылар.

Сочидан гармунчы Рәшит Заһиров фестивальдә катнашу өчен Казанга машина белән килгән.

«Ел саен бу фестивальгә киләм. Мин 5-6 яшьтән гармунда уйныйм. Үзем өйрәндем. Парадта катнашкач, күңелләр шундый шатлана, әйтеп бетерерлек түгел», – дип сөйләде ул.

Төмәннән килгән гармунчы Гаяз Габдуллин 4нче сыйныфта укыганда гармунда уйнарга өйрәнгән.

«Башта «Әпипә»не уйный идем, аннан башкаларын да өйрәндем. Урам буйлап гармунда уйнап, клубка чыга идек. Бөтен авылны урап чыкканчы, бик күп кеше җыела идек. Тузан чыкмасын өчен клуб идәненә су сибеп җибәрәбез дә биибез. Бу чарада катнашу – зур бәхет, зур шатлык, бик күңелле. Мин ел саен катнашам, бик күп дуслар таптым», – дип сөйләде ул.

Казан Кирмәне территориясендә гармунчылар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны каршылады.

«Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале узды

Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында ЮНЕСКО эгидасы астында «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале узды.

Биредә 300дән артык халык жанры җырчылары һәм биючеләре катнашаты.

Бәйрәм үзәгендә милли сувенирлар сату нокталары эшли, балалар өчен мастер-класслар уздырылды.

«Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсы милли җыр-бию сәнгатен саклап калу һәм үстерү, талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Россия, якын һәм ерак чит илләр халыкларының рухи һәм әхлакый яңарышына ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Анталиядә дә Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкләр

Бүген, 30 август көнне, Анталиянең Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Анталиядә яшәүче милләттәшебез Гөлназ Җиһангирова – автор-башкаручы ГөлҖиһан хәбәр итте.

«Кичәдә бөек остазларыбызның шигырьләре, музыкаль әсәрләре, халык җырлары яңгыраячак», – диде ул.

Аларны ГөлҖиһан үзе, шулай ук җырчылар Наилә Насыйбуллина, Илвир Яхин, гармунчы Ирәндек Дәүләтъяров һәм Казаннан махсус кунак – «Алпар» этно-төркеменең солисты Алмаз Әсхәдуллин башкарачак.

«Бәйрәмдә мастер-класслар, балалар өчен уеннар, милли ризыклар белән чәй эчү булачак», – дип хәбәр итте ГөлҖиһан.

Татарстан флагын таккан Африка докторы

Африканың Буркина-Фасодан килгән доктор Майга Бубакари Сидики 30 августта Казан урамына Татарстан флагын тагып чыккан.

«Мин моны Татарстан һәм аның Рәисе Рөстәм Миңнехановка хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән эшләдем», – диде ул «Татар-информ» журналистына.

Майга Бубакари – көнбатыш Африкадагы Буркина-Фасо дәүләтеннән. Ул – ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр эшләре һәм спорт департаменты җитәкчесе. Казанга II Казан глобаль яшьләр саммитына килгән. Ул Татарстан Рәисенең кичә тантаналы кичке ашка чакыруын һәм шунда флагны тапшыруын әйтте.

Майга Бубакари бүген 30 августтагы бәйрәм чараларын караган. «Татарстанда яшәүчеләр бик ихтирамлы, тыныч, үз илен ярата. Мондагы төрле чараларга балалардан алып өлкәннәргә кадәр кешеләрне җәлеп итәләр. Минем игътибарны иң җәлеп иткән әйбер – биредә балалар өчен бик күп чаралар уза, һәм анда балалар бик күпләп катнашалар», – диде ул.

Буркина-Фасодан килгән кунак татар телендәге 2 сүзне өйрәнүен әйтте: «Исәнмесез» һәм «Хәерле иртә». Татар кухнясындагы иң ошаган ризык турында сорагач, ул кулы белән бу ризыкларның бик күп булуын ишарәләде һәм көлеп җибәрде: «Монда шулкадәр күп һәм тәмле ризыклар, мин кайсын әйтергә дә белмим. Алар чыннан да барысы да бик тәмле, үзенчәлекле һәм төрле. Искиткеч!» – диде ул.

Кремльнең Спас манарасында яңа музей ачылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремленең Спас манарасында булды, анда ремонттан соң музей ачылды. Ул ныгытма һәм манараны төрле тарихи этапларда ныгытуга багышланган. Аны тиздән шәһәр халкы һәм кунаклары карый алачак. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музейда Спас манарасының Идел буе Болгарыннан башлап бүгенге көнгә кадәр нинди булганын белергә мөмкин.

Музейны төзүдә Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре катнашкан. Экспозиция 100дән артык предметны үз эченә алган, алар арасында корал, архитектура, төзелеш материаллары элементлары бар. Өстәп, аларны видеопроекция һәм сенсорлы экраннардагы мәгълүмат блоклары тулыландыра. Болары текст рәвешендәге, картография, график форматта һәм 3D-модельләштерү чаралары аша зур күләмдә мәгълүмат бирә.

Исегезгә төшерәбез, Спас манарасы 1 сентябрьдә ачыла, анда керү түләүле. Ярты сәгать саен 15 кешелек төркемнәрне кабул итү күздә тотыла. Һәр сеансның озынлыгы 1 сәгать чамасы булачак.

Нокса елгасы буенда яңа парк ачылды

Республика һәм шәһәр көнендә Казанның Совет районында Нокса елгасы буенда тантаналы рәвештә яңа парк ачылды. Җәмәгать киңлеген карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Танышу объект турында кыска презентациядән башланды, шуннан соң Татарстан Рәисе бөтен территорияне әйләнеп чыкты һәм халык белән аралашты. «Һава торышы яхшы. Ял итәбез. Монда бик матур, бик уңайлы ясаганнар», — дип аралашты ул биредәге балалар белән.

Парк үзе хәзер җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен уңайлы юллары булган, яшелләндерелгән территориядән гыйбарәт. Берничә функциональ зона төзелгән: памп-трек, воркаут өчен мәйданчык, барбекю зонасы, этләр йөртү өчен мәйданчык, балалар зонасы, ял итү үзәге һәм кафе.

«Бездә 2 ел эчендә 4 километрга якын яр буе зонасы барлыкка килде. Ул – республика халкы һәм кунаклары өчен, әмма, беренче чиратта, бу районда яшәячәк 45 мең кеше өчен», – дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы шәһәрләрне үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина.

Ишетмәүчеләр өчен ишарәләр белән җырлый торган татар төркеме Кабан ярында концерт куйды

Бүген, 30 август – Республика көнендә ишетмәүчеләр өчен ишарәләр белән җырлый торган «Игелек дөньясы» төркеме Кабан ярында концерт куйды.

«Игелек дөньясы» – «Добрый мир» төркеме 2022 елның октябрендә оештырылган. Ул телсезләр өчен ишарәләр белән җырлый торган бердәнбер татар төркеме. Төркемне оештыручы – КАИда мөмкинлекләре чикле студентлар өчен сурдотәрҗемәче булып эшләүче Әдһәм Юмагулов. Ул шулай ук Мәрҗани мәчете комплексындагы Коръән өйрәнү үзәге бинасында «Игелек дөньясы» үзәгендә дә эшли, ишетмәүчеләргә ислам нигезләрен өйрәтә.«Игелек дөньясы» үзәгендә күзләре күрмәгән җырчы Альбина Абрамова белән таныштык. Татар җырларын, татар моңнарын саклау өчен без ишетмәүчеләр өчен милли төркем булдырырга уйладык», – дип сөйләде Әдһәм Юмагулов «Татар-информ» журналистына. Аның әйтүенчә, төркем өчен кирәкле милли кием, җиһазларны республика грантында катнашып отканнар.

Әдһәм Юмагулов әйтүенчә, Россиядә ишетмәүчеләр өчен ишарәләр белән җырлый торган төркемнәре бар. «Алар фонограммага җырлый. «Игелек дөньясы»ның үзенчәлеге – без тере тавышка җырлыйбыз. Безнең солистыбыз бар – ул күзе күрмәүче җырчы Альбина Абрамова. Ә калган җырчылар синхрон рәвештә җырлый», – дип аңлатты ул.

«Бу проект турында күп уйландык. Иң беренче концертыбызны, Аллага тапшырып, декабрьдә куйдык. Аннары февральдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә, аннары Лаешта куйдык. Бик уңышлы бара. Барлык җырчыларыбыз да һәркөнне репетицияләргә йөри. Яңадан-яңа җырлар эшләргә тырышабыз. Проектыбыз бик күп еллар дәвам итсен», – диде Альбина Абрамова.

Альбина Абрамова аңлатуынча, алар башта җырчының репертуарындагы җырларны татарчадан русчага тәрҗемә итәләр, ишарәле җырларга өйрәнәләр. Аннары, репетицияләрдән соң, тамашачыга тәкъдим итәләр.

Төркемдә татар, керәшен, рус милләтеннән булган хатын-кыз җырчылар һәм Кәрим исемле ир-ат җырчы бар. Шулай ук ике сурдотәрҗемәче эшли, ә Әдһәм Юмагулов – сурдотәрҗемәче генә түгел, оештыручы, дирижер да. «Башка милләттәге җырчылар да татарча җырлауны бик яратып, чын күңелдән кабул иттеләр. Аларга бу – бик кызык. Күбрәк татар моңнарын җиткерергә телибез. Безгә ишетмәүчеләр генә түгел, күрмәүчеләр дә килә», – диде ул.

Төркемнең җырчысы Зоя Анфилова бик теләп татарча җырлар башкаруын әйтте. Ул милли киемне дә бик ошатуын, төркемнең җырларын тыңларга ишетмәүчеләр генә түгел, күп кеше килүен искәртте. Зоя Анфилова шулай ук «Казан» сүзенең ишарә телендә ничек әйтелгәнен дә аңлатты – ул баш бармак белән корсакка төртеп күрсәтеп әйтелә. Әдһәм Юмагулов әйтүенчә, бу атка бәйле сүз – җайдакның үкчә белән ат кабыргасына тибеп алганыннан калган хәрәкәт.

«Россиядә жестлар теле ул – бер. Россиядә генә түгел, элекке СССР илләрендә. Ә татар теленең үзенчәлеге шунда – жестлар шул ук, әмма артикуляция үзгәрә, әйтик, «мама» да, «әни» дә бер үк төрле әйтелә, әмма авыз белән «әни» дип әйтәләр», – диде Әдһәм Юмагулов.

Хәзерге вакытта төркемнең 8 җыры бар. Алар якын арада Мәскәүгә – мимика һәм жестлар театрына җыеналар.

«Казан» гаилә үзәге янында Республика көне уңаеннан зур концерт

Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан, «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәмгә багышланган зур концертта татар һәм рус эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясый.

Бәйрәмдә Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова чыгышы көтелә. Концертның хедлайнерлары – Клава Кока һәм Jony.

«ДәртФест» VI заманча татар мәдәнияте фестивале

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә «ДәртФест» VI заманча татар мәдәнияте фестивален карады. Чара Республика һәм Шәһәр көнендә уза. Татарстан җитәкчесен яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыков озатып йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов халык кәсепчеләре ярминкәсендә булды, сәүдә барышы турында сорашты, балалар белән фотога төште.

Фестиваль кысаларында яшь музыкантлар концерты, «Апуш» студиясеннән театраль тамашалар, «Созвездие –Йолдызлык» фестивале коллективлары чыгышлары, татар милли киемнәре модасын күрсәтү, «CАФ радио» һәм «Шаян ТВ» иҗат остаханәсе оештырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100