news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Республика клиник хастаханәсенең яңа җитәкчесе билгеле булды

news_top

Татарстан Республикасы клиник хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп Айдар Баһаветдинов билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, элеккеге баш табиб Рафаэль Шәвәлиев Мәскәүгә эшкә күчә. РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме, бала табуда ярдәм итү һәм җәмәгать сәламәтлеге департаменты директоры вазифасына чакырды.

«Безнең җитәкчебезгә зур ышаныч һәм җитди бурычлар куелды. Алда Россия Сәламәтлек саклау тармагы хакына эш күп», – дип сөйләделәр Республикасы клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Айдар Баһаветдинов 2015-2018 елларда Иннополис медицина үзәген җитәкләде. 2018 елдан Республика клиник хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары вазыйфасында эшләде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 апрель 2025
    Исемсез
    Бар җирдә дә әйбәт кешеләр кирәк. Үзебезгә ни кала, бөтен байлыкны читкә таратып бетергәч.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар