Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Республика көне: яңартылган милли китапханә, Тукай премиясе, мотоциклдагы Президент

30 августта Татарстан халкы Республика һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итә. Шулай ук быел ТАССРның 100 еллыгы һәм суверенлык турында декларация кабул итүнең 30 еллыгы да билгеләп үтелә. Интертат бәйрәм чаралары күзәтү ясады.

news_top_970_100
Республика көне: яңартылган милли китапханә, Тукай премиясе, мотоциклдагы Президент
Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнехановның Республика көне белән котлавы

«Республикабызның төзелүенә һәм үсешенә өлеш керткән һәр буынга, һәрбер татарстанлыга олы рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Уңганлык, төпле фикер йөртү, үз көчебезгә ышану безне яңа үрләргә өнди, кыюлык таләп итә торган, уңыш китерәчәк бурычларны хәл итәргә, киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә.

Ихластан сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, күңел күтәренкелеге һәм барлык уй-ниятләрегезнең чынга ашуын телим», — диелә котлауда.

Рөстәм Миңнеханов Инстаграм социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Республика көне уңаеннан видеокотлау да урнаштырды.

Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 35нче тапкыр үткәрелде

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге академия театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» флешмобы башланып китте. Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 35нче тапкыр үткәрелде.

Фестивальдә барлыгы 600 гармунчы катнашкан, дип хәбәр итә оештыручылар. Гармунчылар флешмоб рәвешендә Камал театры мәйданыннан Спас манарасына барды. Фестиваль кысаларында йөз оста гармунчы билгеләнгән. Йөз җиңүченең һәммәсенә дә гармун бүләк ителгән.

Тамашада Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Юдино бистәсендә Тимер юлчылар мәдәният сараен ачты

Казанның Юдино бистәсендә капиталь ремонттан соң Тимер юлчылар мәдәният сарае ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Иң элек кунаклар тарихи рәвешендә яңартылган фонтанга тәңкәләр ташлады һәм аны эшләтеп җибәрде. «Безнең өчен Юдино — республика тимер юл башкаласының зур сәнәгать үзәге. Без биредә хезмәт кешеләре яшәвен аңлыйбыз. Монда спорт һәм мәдәни үзәк, иҗтимагый киңлекләр булдыру турында килештек. Боларның барысы да биредә эшләүче кешеләргә хезмәт итәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада.

«Юдино халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз! Моннан ике ел элек, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек эшләрен башлаганда, бистәне нинди үзгәрешләр көтәчәге һәм биредәге яшәү дәрәҗәсенең башкаладагыныкыннан берни белән дә аерылып тормаячагы турында хыяллана да алмый идек», — дип искәртте Казан мэры Илсур Метшин.

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында булды. Китапханә капиталь ремонт үткәрелгән «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күчерелде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы артында Казансу яр буенда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырды. Тантана рәсми затлар яңартылган Милли китапханә белән танышып чыкканнан соң үтте.

Иң беренче булып, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады. «Бүген берничә объектта булдык, мин хисләремне җиткерер өчен сүз таба алмыйм. Менә әле генә милли китапханәне карап чыктык. Элек бирегә киңәшмәгә чакыралар иде, гел караңгы иде, ә хәзер якты, рәхәт», — диде ул.

«Әлбәттә, республикада үзгәрешләр күп, ләкин иң зур байлык — халкыбыз, иң мөһиме — телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре дә Республика көнендә тапшырыла. Бәйрәмнәр һәм премия белән котлыйм», — дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнгән 2020 ел лауреатлары:

Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);

Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);

«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина;

Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен).

Ниагара шарлавыгы Татарстан флагы төсләренә керәчәк

Икенче ел рәттән Татарстан көнендә Ниагара шарлавыгы республика флагы төсләренә керәчәк. Бу хакта Монреаль татарларының Инстаграм төркемендә хәбәр ителә.

Акциянең инициаторлары Алимә һәм Марат Сәлахетдиновлар моны яңа традиция итәргә телиләр. 

Казан КремлендәТаt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале

Казан Кремлендә уза торган Таt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивалендә көн дәвамында 30 мең кеше булыр дип көтелә. Фестивальне оештыручыларның берсе - продюсер Ильяс Гафаров шул кадәр тамашачы көтелгәнен әйтте.

«Үткән елның шушы сәгатьләрендә булганга караганда быел халыкның күбрәк булганлыгы күренә. Сәхнәләр янында халык артканнан-арта. Кич тагын да артачак», — ди Ильяс.

Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәдә бара. Болар — Зур, Кече һәм Электрон сәхнәләр. Быел өстәмә рәвештә хореография сәхнәсе барлыкка килгән. Балалар мәйданчыгы да бар. Халык һөнәрчелеге товарларын сату да оештырылган.

Ильяс Гафаров быел нигездә Татарстан музыкантлары катнашуын әйтә. Әлмәт, Чаллы шәһәрләреннән кызыклы музыкантлар барлыкка килгән. Уфадан музыкантлар бар.

Фестиваль программасы буенча соңгы чыгыш 22.00 сәгатькә билгеләнгән.

Рөстәм Миңнеханов өченче ел рәттән әлеге фестивальне тамаша кыла. Президент фестивальнең дизайн-маркет өлешеннән башлап, төрле нокталарын карап чыкты.

Президент фестивальдән ат чабышына мотоциклга утырып юл алды.

Татарстан Президенты бүләгенә чабышта Рамзан Кадыйров аты беренче булып килде

 Татарстан Президенты бүләгенә чабышта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның аты беренче булып килде. «Ахмат» ат спорты клубының Башлам кушаматлы атында жокей Хамзат Улубаев иде.

ТР Президенты бүләгенә чабышның приз фонды 3 миллион сум тәшкил итә. Быелгы ат чабышында төрле илләрдән жокейлар катнаша. Барлыгы 15 ат чабышы планлаштырылган. 

Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды

Актанышта татар халкының күренекле җырчысы Әлфия Авзаловага (1933-2017) һәйкәл ачылды. Ул җырчы исемен йөрткән район мәдәният йорты каршындагы ял паркында куелды, дип хәбәр итә «Актаныш-информ».

Тантанада җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова, район халкы, кунаклар катнашкан. Әлфия Авзаловага куелган һәйкәл-ташның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин.

Печән базары

Печән базары фестивале бүген дә дәвам итә.



Галерея: «Печән базары» фестиваленең икенче көне
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100